Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бүген ак яулыклы эретеп ябыштыручы кыз турында сөйлисем килә, ул минем апам - Зәкия Колчакова була.
Зәкия апа Ялутор округының Яңа Атьял авылында 1940 нчы елның ноябрь ахырында 4 нче бала булып дөньяга килә. Әнисе Васифа ул вакыт фермада сыер савучы, әтисе Нуретдин авыл кибетендә сатучы булып эшлиләр. Гаилә тату, хәлле яшәп ятканда, илгә зур кайгы килә - Бөек Ватан сугышы башлана. Нуретдин картатам да илне сакларга фронтка китә. Воронеж якларында бик каты сугышларда 1942 нче елның 26 нчы августында һәлак була. Бу гаиләдә 4 бала ятим кала. Зәкия апама 2 яшь кенә. Шулай итеп ачлы-туклы яшәп сугыш бетүен көтеп алалар. Апам 8 классны тәмамлагач, әнисе «укытырга хәлем юк» дип авыл фермасына эшкә кертә. Беренче ел яшь кыз төрле эшләрдә эшли. Ә икенче елны аңа 20 сыер савырга эш бирәләр. Салкын фермада апа кулларын өшетә-өшетә сыерларны сава, сөтне көянтә белән флягалар утырган пунктка ташый. Сыерларга печән сала, сулар эчерә, асларын тазарта, юа. Шулай 5 ел колхоз фермасында эшли.

Ләкин апаның үзен башка эшләрдә дә сыныйсы килә. Төмәндә Ибраһим абыйсы аны үзе күп ел эшли торган суднолар төзү заводына эретеп ябыштыручы итеп эшкә урнаштыра, бригадир белән сөйләшеп, Зәкияне курсларга җибәрәләр. Ул бик тырыша, башлаган һәр эшен җиренә җиткереп үти. Эш авыр, салкында да эшләү кирәк, кулларның кайвакыт киеренке эшләүдән катып калган вакытлары да була, вентиляцияләр дә яхшы эшләмәгән вакытларда газ исләреннән башлар әйләнгән чакларны да хәтерли. Ләкин яшьлек барысына да түзә. Кичләрен татар яшьләре белән очрашып, күңел ачулары үзе бер бәхет була. Зәкия апа шунда үзенең булачак тормыш иптәше Каюм Колчаков белән танышып, очрашып, зур мәхәббәт белән гаилә корып яши башлыйлар. Каюм абый шофёр булып эшли. Эштән аңа квартир бирәләр, 3 балалары дөньяга килә: Алик, Клара, Сивара. Алар балаларын акыллы, тәртипле, эш сөючән итеп үстерәләр. Ләкин 17 ел бергә гомер иткәннән соң, Каюм абый каты авырып дөнья куя.
Зәкия апага яхшы эшләгәне өчен ел саен саулыгын ныгытырга санаторийларга бушлай путевка биреп тоганнар. Күз ачып йомганчы 30 еллык гомере ак яулыклы эретеп ябыштыручы булып очып та китә.
Пенсиягә чыккач, ул туган авылына әйләнеп кайта. Үзенә яңа өй сатып ала, курасына ел саен аллы-гөлле чәчәкләр утырта, җиләк-җимешләре гөрләп үсә. Җәй буе бай Атьял урманнарыннан чияләр, гөмбәләр җыя, алардан тәмле-тәмле капламалар ясап, кышкы салкыннарда балаларын, оныкларын, туган-тумачаны, авылдаш дусларын сыйлый.
Зәкия апаның бер көне дә бушка үтми. Ул клубка «Чишмә» җыр ансамбленә йөри. «Чишмәләр» район, өлкә конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулап торалар. МХО башланганнан бирле «Чишмә» кызлары «Добро» волонтер оешмасы белән бик күп хәйрия эшләре башкаралар. Алар маскировкалау челтәрләре, «Леший» костюмнары бәйлиләр, окоп шәмнәре, шырпы, ястыклар әзерлиләр, азык-төлек, җылы кием-салым җибәрәләр. Араларында иң актив катнашучы, тырыш, үрнәк волонтёрларның берсе - 85 яшьлек Зәкия апа. Язын-җәен волонтер оешмасы Зәкия апаның курасындагы түбәлек астына җыелып челтәрләр бәйләделәр, посылкалар җыйдылар. Арыган вакытларында күмәкләп җырлап Зәкия апаның кайнар чәйләрен эчеп, тәмле чия шәңгәләрен ашап алдылар. Күптән түгел Зәкия апаны «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» оешмасы «За содействие СВО» медале белән бүләкләде.
Асия КАДЫРОВА, Ялутор округы, Исәт авылы.