Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Тубыл округы, Вәчир урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яза

последние и лучшие новости искусства в мире

(Укытучылары Гөлшат Турышева)

Әни дөньяда иң якын, иң кадерле кеше. Минем әниемнең исеме - Дания. Аңа 30 яшь. Мин әниемә булышам: су ташыйм, утын ярам. Әнием бик тәмле ашлар пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлесе юктыр! Әнием Ләңче авылында туган, Нешшә авылында яши. Мин 5 нче сыйныфта укыйм, 11 яшь. Без гаиләдә 5 кеше. Безнең гаилә бик тату. Минем өчен әнием дөньядагы иң яхшы, иң матур, иң кадерле кеше. Мин әниемне бик яратам.

Эльвар АЗАНОВ.

Минем әниемнең исеме - Зөлфинур. Әни минем укуым, сәламәтлегем, өй эшләре турында кайгырта. Мин әниемне бик яратам, ул тәмле ашлар пешерә, сеңелем белән безне бик ярата. Әнием пешергән кебек беркем дә пешерә алмый, ул безнең мәктәп ашханәсендә эшли. Мин әниемә зур бәхет, озын гомер һәм сәламәтлек телим.

Заир АЙДУЛЛИН.

Минем әниемнең исеме - Гөлмирә. Аңа 36 яшь. Миңа 11 яшь. Без Нешшә авылында яшибез. Минем абыем, апам, сеңелләрем бар. Әнием бик матур, акыллы, сабыр. Ул һәръяктан уңган. Аның оста куллары тегә, тәмле ашлар пешерә. Әни – һәр кешенең яратканы, кадерлесе. Әни безнең укуыбыз, сәламәтлегебез, өй эшләре турында кайгырта. Безнең гаиләбез бик тату, әниебез барыбыз өчен дә балкып торган йолдыз. Мин әниемне чын күңелдән яратам һәм аның белән горурланам.

Эльдар АКБЕРДЕЕВ.

Әниемнең исеме - Гүзәл. Аңа 46 яшь. Мин аны бик яратам. Без әни белән бавырсак, пәрәмәч, бәлеш пешерәбез. Әни, әнием - нинди матур сүз! Бары әни генә синең өчен утка да, суга да керә ала. Әнием белән бергә ял итәргә яратабыз. Җәен елгага су коенырга йөрибез. Мин бик шат шундый әнием булганга! Чын күңелдән әниемне бәйрәм белән котлыйм. Минем өчен аннан да кадерле кеше юк.

Юлия ХӘМИДУЛЛИНА.

Әни, әнкәй, нинди матур сүз! Минем әниемнең исеме - Рәсимә. Ул Ләңче авылында туган һәм шунда яшибез. Ул безгә тәмле ашлар пешерә. Мин әниемне бик яратам һәм аңа булышырга тырышам. Өйдә, ишегалдында булдырганымча эшләр эшлим, хайваннарны да карыйм. Миңа 10 яшь. Без ял көннәрендә авылга кайтсак, әни безне тәмле ашлар белән сыйлый. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәтлибез. Әниемә киләчәктә зур шатлыклар, күңел тынычлыгы, озын гомер телим. Әнием, сәламәт бул.

Анжела АЛЛАГУЛОВА.

Минем әниемнең исеме бик матур – Лариса. Әниемә 41 яшь. Безнең гаиләдә 6 кеше. Әнием тәмле итеп пешерергә ярата, мин дә әниемә булышам: утын алып керәм, су ташыйм, өйдә эшлим. Әнием минем турында бик кайгырта, яхшылыклар гына тели. Миңа 10 яшь. Без Нешшә авылында яшибез. Җәй көне әти-әни белән урманга да барабыз, гөмбә, җиләк җыябыз, балык тотабыз. Әнием белән бик күңелле безгә. Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам. Әнием минем өчен иң матур, иң гүзәл, иң кирәкле кеше! Аңа озын гомер, бәхет, саулык-сәламәтлек телим!

Риян САДЫКОВ.

Миңа 11 яшь. Минем әниемнең исеме - Гөлфирә. Мин әниемне бик нык яратам. Әниемнең зур улы мин гаиләдә. Әни тәмле ашлар пешерә, өйне һәрвакыт җыештыра, чисталыкны саклый. Әтием белән бергә чия җыярга йөрдем, 1 капчык чия җыйдым. Әнием бик шатланды, әниемне шатландыруым өчен үземә дә күңелле булды. Әниемә бакча казырга да, башка эшләргә дә булышам. Аңа 35 яшь. Мин әниемне бик яратам, әни дә мине ярата. Минем әнием кояш кебек балкый, ул безнең иң кадерле яраткан кешебез. Бәйрәм белән, әнием!

Данис САДЫКОВ.

Миңа 10 яшь. Ләңче авылында яшим. Минем әниемнең исеме - Әлфия. Аңа 49 яшь, безнең гаиләдә 5 кеше. Мин әниемне бик яратам, шуның өчен аңа булышырга тырышам. Җәй булса без әнием белән урманга гөмбәгә йөрибез. Минем зур абыем белән апам да бар. Аларны да яратам һәм бик сагынам. Минем әнием тәмле ашлар пешерә, әнием пешергән кебек беркем дә пешерә алмый дип уйлыйм. Безнең хайваннар да бар: эт, мәче, сыер. Этебезнең исеме - Вальт, мәче - Феликс. Эт белән мәчене кадерләп карыйм, ашатам һәм бик яратам.

Әнием укуыбызны гел сорашып тора, ә ял вакытларында безне сагынып көтеп ала. Әнием кояш кебек, аның янында һәрвакыт якты, җылы. Әниемә зур рәхмәт әйтеп, бәхетле тормыш телибез.

Руфилә КӘБИРОВА.

Минем өчен иң кадерле булган әниемнең исеме - Гөлфия. Аңа 35 яшь. Безнең гаиләдә 6 кеше: әти, әни, кецегәләрем. Әнием Тубыл округының Ләңче авылында туган. Без хайваннар, сыерлар да асрыйбыз. Мин әниемне бик яратам, кадерлим. Ул да мине кадерләп үстерә, минем укуым белән кызыксына, минем турында бик кайгырта, яхшылыклар гына тели. Әнием минем өчен иң сылу, иң матур, иң кирәкле кеше. Мин аңа булышам, кецегәләремне карыйм, өйне җыештырам. Әнием безгә тәмле ашлар пешерә. Ял көненә авылга кайтсам - каршы ала, китсәм - укырга озатып кала. Мин әниемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен! Ул минем иң кадерле кешем.

Әни диеп әйтер кешең булу - нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, кайгыларың булса - югала. Бәйрәм белән, әнием!

Роза БУГАЕВА.

Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез - әниләр. Минем әнием Рәмзия исемле. Аңа 34 яшь. Ләңче авылында туган һәм шунда яши. Мин әнигә эшләргә булышам: су ташыйм, утын кертәм, кар көрим. Безнең мәчеләр, көчекләр дә бар. Мин аларны ашатам. Әниемнең көче бетсә, аның урынына эшлим, һәрвакыт аңа булышырга тырышам. Әнием Вәчир мәктәбендә укыган һәм мин дә быел 5 нче сыйныфка монда укырга килдем. Минем апам Минзәлә дә монда 8 нче сыйныфта укый. Миңа 11 яшь. Мин әнием белән урманга барып гөмбә, төрле чияләр җыябыз. Без гаиләбез белән күлгә барып балык тотабыз. Мин туганнарымны да яратам. Әни безнең каникулларга кайтуга тәмле ашлар пешереп куя. Без әниебезне бик яратабыз һәм хөрмәтлибез. Бик зур рәхмәт әйтәбез. Мин бик шат минем әнием булуга. Чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм.

Фаил АЛЛАГУЛОВ.

Минем әниемнең исеме үзедәй бик матур - Әлфия. Ул кешеләргә бик ягымлы, рәхимле. Ул һәр җирдә дөреслекне ярата. Абыйларым белән мине дә шундый булырга өйрәтә. Әниемнән үрнәк алабыз, аның кебек тырыш, ышанычлы, яхшы кеше булырга телибез. Өйдә һәрвакыт тәмле итеп төрле ашлар пешерә. Без гаиләдә гел малайлар, шуның өчен әниемә булышырга тырышам, савытлар юам, идәннәр сөртәм. Әнием укуыбызны апалардан гел сорашып, кайгыртып тора. Әниемне мин бик яратам һәм борчымаска, яхшы укырга тырышам. Аны ярату гына җитми, кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин, шулай эшләп, әниемне бәхетле итәргә тырышам. Әни өйдә булса, өй эче кояш кебек балкый. Кадерле әниебез, без сине чын күңелдән яратабыз! Киләчәктә авырмый-сызламый йөрергә, шатланып яшәргә, кайгы-хәсрәт күрмәскә язсын. Барысы өчен, әнием, мең-мең рәхмәт сиңа. Бәйрәм белән, әнием!

Салават СӘИТОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836