Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән округы, Онохино авылы клубында өлкә күләмендә пенсия яшендәге кешеләр арасында үткәрелгән «Ветераннар хуҗалыгы-2025» смотр-конкурсына йомгак ясалды. Алдан әйтеп үтик, бүләксез беркем дә кайтмады.
Күп еллар дәвамында өлкән яшьтәге кешеләр хезмәтләренең җимешләрен фоторәсемнәрдә һәм видеоязмаларда шатланып күрсәтәләр. Конкурста һәр катнашучы үз иленең, үз округының мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертә, төбәгенең матурлыгын, хуҗалыгының муллыгын һәм гаиләсенең ныклыгын күрсәтә.
«Без монда якташларыбызның талантын һәм хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтү өчен җыелдык. Конкурста тәкъдим ителгән һәр хуҗалык – үз традицияләренә, тәҗрибәсенә, белемнәренә бай уникаль тарих ул. Һәм без кулинариядә, терлекчелектә, умартачылыкта осталык кына түгел, ә күңел җылысын, йөрәкләрнең юмартлыгын, ә иң мөһиме – яшь буын белән үз тәҗрибәбез белән уртаклашу теләген дә күрәбез. Без аралашу һәм белемнәрне тапшыру өчен шундый мәйданчык булуы белән горурланабыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез һәм энергиягез барыбызны да рухландыра, сез - үрнәк», - дип ассызыклады Төмән округы башлыгы урынбасары Александр Бормотов.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның төп бурычларының берсе - кешеләрнең актив тормыш позициясенә ярдәм итү. Бәйгедә һәрбер ветеран крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлмәгән, үз җир кишәрлеге булган һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы катнаша ала. Елдан-ел жюри әгъзалары Төмән округының конкурс эшләрен карау – бер рәхәтлек, дип таный. Ветераннар мул уңыш җыялар, консервацияләр ясыйлар, куян, кош-корт үрчетәләр, сыер һәм кәҗәләр асрыйлар, участокларны чәчәкләр белән бизиләр.
Традиция буенча өлкә смотр-конкурсы ике этапта үткәрелә - округ һәм өлкә дәрәҗәсендә. Быел Төмән округыннан аңа 18 хуҗалык гариза биргән.
«Куркырга кирәкми, катнашырга һәм үзегезнең, гаиләгезнең гаять зур хезмәтегез белән нәрсәгә ирешүегезне күрсәтергә кирәк. Сез уңыш җыеп кына калмыйча, округ территориясендә уза торган барлык чараларда да актив катнашасыз. Хезмәт сөючәнлегегез өчен рәхмәт. Округ комиссиясенә конкурс эшләрен тапшырырга ярдәм иткән беренчел ветераннар оешмалары рәисләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - диде Төмән округы ветераннар советы рәисе Татьяна Вавилова.
Өстәп әйтергә кирәк, 2025 елның 1 январенда Россиядә «Гаилә» милли проектының «Актив озак яшәү» программасы эшли башлады. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, спорт, иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга, яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән. «Ветераннар хуҗалыгы» смотр-конкурсы кысаларында катнашучылар үзләренең хезмәт һәм иҗади потенциалын тулысынча тормышка ашыралар.

«Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, шәхси ярдәмче хуҗалыкларыгызда көндәлек эшегез – төмәнчә актив озын гомер билгесе. Балаларыгызны һәм оныкларыгызны авыл хуҗалыгы хезмәтенә җәлеп итүегез һәм өйрәтүегез өчен рәхмәт сезгә. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, барлык планнарыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, ел саен мул уңыш һәм хуҗалыкта табыш булсын», – дип мөрәҗәгать итте өлкә ветераннар советы президиумы әгъзасы Валентина Юдина.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында милләттәшләребез дә булды: Зәйнәп Алимбаева (Каскара авылы) - 1 нче урын, Салиха Әминова (Шыкча авылы), Зәймә Булатова (Аманад авылы), Әсхәт Фәйзуллин (Ямбай авылы), Гөлсинә Хәмидуллина (Шыкча авылы) - 2 нче урын, Рәхимҗан Мадьяров (Шыкча авылы), Кәбир Мирасов (Олы Акъяр авылы), Ачилә Сәгыйдуллина (Олы Акъяр авылы), Флера Соколкина (Марай авылы), Таир Хәмидуллин (Аманад авылы) - 3 нче урын.
Районның 18 хуҗалыгының барысы да өлкә этабында катнашып, ветераннар советы карары буенча призерлар булдылар.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: смотрда җиңүчеләр.