Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

«Зәңгәр ат» - хыял символы

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең гаҗәеп татар дөньясы белән ничек таныштырып була? Себер татарларының тарихын кунакларга Төмәннең Борынгы бохарлылар округы Яңавыл буйлап экскурсиягә чакырып яки «Төмәннең татар муенсасы» ял көне турында сәяхәттә сөйләп була. Кунаклар белән бергә татар ашлары әзерләргә һәм гастрономия аша халыкның характерын аңларга мөмкин. Татар халкының аерым вәкиленә яки мөһим вакыйгага багышланган тематик кичә үткәреп, кунакларны безнең талантлы осталарыбыз белән таныштырырга да була.

49-4-25«Себер энҗеләре» циклыннан беренче иҗади очрашуда оста, рәссам, мәдәният институты укытучысы Гүзәл Фәхретдинова (Мөхәммәтчина) белән таныштык.

Гүзәл Мөхәммәтчина 2006 елдан, Төмән дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын «Декоратив-гамәли сәнгать» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, мөстәкыйль оста булып эшли. Актив иҗади эшчәнлегенең башлануы җирле керамика мәктәбе формалашу вакытына туры килә һәм Гүзәл Заһир кызы студент, алга таба педагог һәм һөнәри остаз буларак әлеге феноменның үзәгенә эләгә.

«Балчык, фаянс, шамотлар» ваза, яктырткычлар, чынаяк кирпечләр (изразец), декоратив скульптураларга әйләнеп, шәһәрнең музей, күргәзмә һәм интерьер киңлекләренә планлы рәвештә урнашалар, егерме ел эчендә шәһәрнең «мәдәни катламының» бер өлеше булып китәләр.

Чыгарылыш эше - «Тын елга өстендә» ваза комплекты (2006 елда «Инициатива» өлкә күргәзмә-конкурсында «Керамика» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом ала, ә соңыннан - 2007 елгы Бөтенроссия яшь сәнгать эшлеклеләре конкурсында) уңышка ирешүгә карамастан, башка формаларда: стенадагы ашамлыклар һәм паннога урнаштыруны хуплый.

Архитекторлар һәм дизайнерлар арасында актив күргәзмәләрдә катнашып, оста станок скульптурасына якын булган яраткан формаларын үзе сайлый. Иҗади эшчәнлек белән бер үк вакытта Гүзәл Мөхәммәтчинаның педагогик эшчәнлеге дә башлана.

2009 елдан аның студентлары Благовещенск, Новосибирск, Төмән шәһәрләрендә төрле фестивальләрдә дипломнар алалар.

Педагогик тәҗрибәсе аңа 2009 елда «21 гасыр укытучысы» өлкә конкурсында II дәрәҗә лауреат дипломы алып килде, анда аның иҗади юнәлешенең мөһим сыйфаты - традицион халык мәдәнияте белән кызыксынуы билгеләп үтелде. Жюрига «аутентик», «төбәк» сүзләре белән бергә, керамик скульптураларында төбәкнең төсләр гаммасында тыйнак, формаларда кырыс себер характерын да, татар этносының колоритлы табигатен дә чагылдыруы ошый. Бизәкләр тарихы, төбәк халкының гореф-гадәтләре, ислам һәм татар мәдәнияте белән кызыксыну фәнни мәкаләләрдә, конференцияләрдә чыгышларда күренә һәм яңа образлар тууга этәргеч булып тора. Останың шәхси тәҗрибәсендә мөһим социаль факторларның берсе - катлаулы язмышлы балалар белән интернатта эшләү, анда материал буларак балчыкның терапевтик үзлекләре аша шәхеснең эстетик һәм сәнгати яклары үсеп чыгуын күрү.

«Югра-2018» осталык конкурсының «Чүлмәкчелек сәнгате» номинациясендә җиңүче дипломы шулай ук дөньяның төп халыклары иҗаты белән кызыксынуы турында сөйли. 2012 елгы шамоттан ике составлы «Бурятия» комплекты бөек ана мифологемасы - хатын-кыз һәм тереклек агачы, ай һәм очучы кошлар бәйләнеше Гүзәл Мөхәммәтчина өчен керамикада «архетип» композицияләрне гәүдәләндерүнең беренче масштаблы тәҗрибәсе булуын күрсәтте. Эшнең Кемерово шәһәрендә Арт-проспект халыкара фестивалендә көмеш диплом алуы очраклы түгел. Бу юнәлештә уңышларын славян мифологиясенең беренче музее да билгеләп үтте, анда 2024 елда 2018-2023 еллар дәвамында мифологик персонажлар сериясендә башкарылган йорт Иясе «урнашкан» (Су иясе (2022), Шүрәле).

Гамәли сәнгатьтә аны технологик моментлар - глазурьлау, пешерү үзенчәлекләре генә җәлеп итми. Форманың туу закончалыкларын һәм сәнгатьлелеген аңлау өчен ул Петербургтагы И.Е.Репин исемендәге институтта (2010) - элеккеге Император сәнгать академиясендә скульптура һәм рәсем буенча махсус курс үтә. Археологик керамиканы реставрацияләү тәҗрибәсе, фарфор белән эшләү технологиясе буенча курслар балчык белән яңача эшләргә, аның мөмкинлекләрен һәм потенциалын аңларга ярдәм итә.

2023 елда Гүзәл Заһир кызы «Маэстро» номинациясендә 2 нче дәрәҗә Лауреат исемен ала (Новосибирск шәһәре), анда керамика сәнгатен торгызу һәм саклау эшенә зур шәхси өлеш кертүе аерым билгеләп үтелә.

Чараның яңа форматы оста белән якыннанрак танышырга, аның эшләре дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Ә чәй эчкәндә кунаклар эшләр турында фикер алыша һәм рәссам белән аралаша алдылар.

Әлмирә ГОМӘРОВА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836