Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Авылның җаны – почтальон

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылда яшәүче һәр кеше почтальон эшен күрә һәм аның никадәр авыр икәнен аңлый. Ни өчен дисәң, түзәлмәс эсседә дә, салкында да, җилдә дә ул юлда. Ул – авылның җаны, ул һәр өйгә дөнья хәбәрләрен җиткерә. Кайвакыт юлсыз җирдән юл салып, хатын, газетасын, пенсиясен һәркемгә алып килә. Без аның хезмәтенең кадерен бер айдан артыграк үз җилкәбездә тойдык...

Ни өчен дисәң, почтальоныбызны кыскарткач, газеталарыбызны кайда гына эзләп йөрергә туры килмәде! Тархан авылының озынлыгы 5-6 чакрым чамасы. Мин белердә бездә почтальон булып Халисә апа Алишина эшләде. Ул вакытта почтальон сумкасы газета һәм журналлар белән тулы иде. Юллар юк, кубак, елга сулары ташыса, көймәгә калып юл йөрергә туры килә. Халисә апа пенсиягә чыккач, Зөһрә Алиуллина да Халисә апа кебек үз эшен яратып башкарды. Зөһрә апаны пенсиягә озаткач, почтальон булып Илнара Садыкова эшкә урнашты.

41-11-26Авыл кызы Илнара 1986 елның 18 февралендә күп балалы Мирзат абый белән Нәбирә апаның беренче кызлары булып дөньяга килә. Әнисенең беренче ярдәмчесе, бар эшкә җитез кыз булып үсә. Яхшы гына билгеләргә мәктәпне тәмамласа да, авылдан китәргә ашыкмый. Илнара – 4 кызның әнисе, тормыш иптәше Ильясның яраткан хатыны.

Илнара 2019 елны Иске Александровка почта бүлегенә Тархан авылы почтальоны булып эшкә урнаша. Аның туган авылы эш урынына әверелә. Һәркемне таный-белә, юллар-өйләр таныш. Менә шул елдан бирле тырыш кыз иртәме-кичме, эссеме-суыкмы – барыбер үз эшен яратып башкара: посылка-бандерольләр, хатлар-квитанцияләр, газета-журналлар, пенсия-пособияләрне һәркемгә тапшырып тора. Йөкләтелгән подписка планын үтәп бара. Авылда бик тә көтеп алына торган газеталар арасында «Яңарыш», «Ясминә», «Язмыш кочагы», «Ярковские известия» бар, диде миңа Илнара. Елмаеп кына, алар барысы да «Я» хәрефеннән башлана, дип куйды. Аллаһка шөкер, хәзер ул эшенә кире кайтарылды. Илнарабыз почтаны вакытында таратып тора, бик тә җитез һәм зур җаваплылык белән эшли. Аның җилкәсенә тагын бер йөк куелган икән – ул Нусук авылында яшәүчеләр. Авыл арасы 12 чакрым.

Илнарабызның җылы йөзеннән, чиста күңеленнән авылдашларым шифа һәм тынычлык таба. Почтальоннарыбыз эшенең иң кызган вакыты – киләсе 2027 елга газета-журналларга язылу бара. Бу эшләре игелекле булсын! «Татар авылы булгач, мин иң беренче үзебезнең халыкка «Яңарыш»ка язылырга тәкъдим итәм», – диде ул миңа. Ни өчен дисәң, аны укып без тормышның иң гүзәл һәм серле дөньясын ачабыз, белем туплыйбыз, вакыт белән бертигез атларга көч алабыз, диюе йөрәгемә май кебек тоелды.

Эшендә зур уңышлар телибез, Илнарага! Бар хыяллары тормышка ашсын!

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү округы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836