#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

7 каһарман истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

5-1Ямбайда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында “Кречет” хәрби-эзләнү отрядында катнашучылар очраштылар. Алар җитәкчеләре Андрей Ковалевский белән Ямбай музеена тарихи материаллар бирергә дип килгәннәр. Шул ук вакытта Тверь өлкәсендәге сугыш барган урыннардан алып кайткан раритет табылдыкларын да күрсәтеп киттеләр.

Тарихи материаллар белән бергә Рәшид Сәламовның әтисе Сафый Амали улының архивтагы документлары да тапшырылды. Ул 1941 елның августында Тверь җирендә барган сугышларда хәбәрсез югалган.

Кунакларны Ямбай муниципаль җирлеге башлыгы Динә Бурундукова, ветераннар советы председателе Зиннура Бандукова, Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбәковның энесе Хачиәкбәр Нигъмәтуллин, укучылар, ямбайлылар каршы алдылар. Һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. “Кречет”лылар чаңгыда үткән сәфәрләрен 7 каһарманга: портретлары музейда куелган Советлар Союзы Геройлары Хәмит Неатбаков, Булат Янтимиров, Әнвәр Калиев, Тамерлан Ишмөхәммәтов, Әхмәтрәшит Аширбәковка багышлаганнар иде. Аларның һәркайсы патриотизм һәм рухи көч үрнәге. Бу исемлеккә Россия Герое Тимур Мөхетдинов белән Советлар Союзы Герое Андрей Кижеватов та кергән.

Аннары очрашу мәдәният йортында раритетлар күргәзмәсе янында дәвам итте. Каһарманнарның, туганнарыбызның батырлыгы турында ешрак сөйләргә, беркайчан да онытмаска кирәклегенә басым ясалды. Батырлар хөрмәтенә Азалия Рамазанова, “Энҗе” ансамбле җырлар башкардылар. Андрей Викторович хәрби-эзләнү отряды турында фильм күрсәтте. Без отрядтагы кешеләрнең тырышлыгы белән алар турында мәгълүматлар табылган күпме хәбәрсез югалучыларны белдек. Эзләнүчеләр кирәкле, изге хезмәт башкаралар. Андый отрядлар күбрәк булсын иде.

Гөлфия ӘМИРОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.
Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836