Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Игорь Холманских отметил снижение преступности в Тюменской области. Регионга килгәч, Урал федераль округы буенча РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле губернатор В.Якушев һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәдә 2017 елда хокук тәртибен тәэмин итүнең эшенә нәтиҗә ясалды, 2018 елга мәсьәләләр игълан ителде. Төмән өлкәсендә, шулай ук җәмәгать урыннарда хәлләр тыныч, җинаять дәрәҗәсе 10%ка кимегән. Мондый уңышка власть һәм тәртип саклау органнарының грамоталы эше аша ирешелгән, - дип сөйләде вәкил. В.Якушев бүгенге көндә регионда хәлләр стабиль һәм контрольгә алынган диде.

* * *

Шесть мостов будут построены в 2018 году в Тюменской области. Шуларның өчесе су ташкыны аркасында җимерелгән, аларга ремонт ясап яңадан торгызачаклар. 2018 елда Төмән өлкәсендә районнарда 100 чакрымга якын автомобиль юлы ремонтланачак, 2017 елда 22 муниципаль районда 92 чакрым юл төзекләндерелде.

* * *

В тюменском аэропорту впервые приземлился авиалайнер Airbus А 330-200. Ул төмәнлеләрне Вьетнамгача алып барачак, кирегә кайтарачак. Мондый киң фюзеляжлы самолет январьда Камрань-Төмән-Камрань маршрутын ясады. Борт 276 пассажирны тәшкил итте. Лайнерны телескопик трапка куйдылар, аннан пассажирлар туры аэровокзал бинасына төштеләр. Самолет салоны бизнес-класс белән җиһазландырылган, ул 24 кешегә исәпләнгән. Киләчәктә туристик рейсларны Boeing-777 киң фюзеляжлы самолет та ясаячак. Беренче рейс 30 мартка планлаштырылган.

* * *

Агроиндустриальный парк появится в Тюменской области. Аны язын Ишимда төзи башлаячаклар. Бүгенге көндә паркның концепциясе эшләнде, җир участогы билгеләнде, тиздән проект-смета документлары әзер булачак. Яңа парк агроэшкәртүгә махсуслаштырылачак.

* * *

Итоги работы рыбоводных хозяйств за 2017 год. Төмән өлкәсенең агропромышленность комплексы департаменты регионның балык үрчетү хуҗалыклары эшенә нәтиҗә ясады. Узган елда үстергән балыкның күләме 2111 тонна булды. Климатик шартларны һәм җим базасы күләменең җитешмәвен күздә тотып, балык хуҗалыклары тарафыннан аларны арттыру һәм яхшырту буенча чаралар күрелде. Су объектларының гидрологик характеристикасын яхшыртуга су төпләрен тырмалау, су үсемлекләрен чабу һәм башкасы керде. Төмән өлкәсе тауарлыклы балык үрчетү күләме буенча Урал федераль округында икенче урында тора.

* * *

Тюменские яйца поставляют в 45 регионов России. Төмән агропромышленность комплексы 2017 елда Урал федераль округында сөт, бәрәңге, яшелчәләр, бөртекле культуралар җитештерү буенча лидер позициясен яулады. Бүгенге көндә регион, иттән кала, авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Былтыр һава торышының начар утыруына карамастан, өлкә 1 миллион 400 мең тонна икмәк урды. Регионыбыз үзен генә тәэмин итми, башкаларга да булыша. Мәсәлән, Төмән сөтен Россиянең 13 регионына озаталар. Соңгы 5 ел эчендә азык-төлек тауарларының гомуми күләме ике ярым тапкырга артты.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума