Фазыловлар гаиләсендә кунакта

последние и лучшие новости искусства в мире

5-9Өлкәдәге “Бәрәкәт” хәйрия фонды әгъзалары соңгы көннәрдә генә Тубыл районының Овсянниково авылында яшәүче Фазыловлар гаиләсенә барып кайттылар. Монда саз артындагы авылдан күчеп килгән үзе генә 3 баласын тәрбияләүче Изил Фазылов яши. Фонд ярдәмендә бу гаиләгә йорт сатып алынды. Йортны алу өчен ана капиталы да кулланылды, халык та ярдәм итте. Юристлар башта элекке хуҗабикәнең өйгә документларын җайга салдылар, аннары сату-алу эшләре башкарылды. Үткән ел Фазыловлар бу йортка күчеп, төзекләндерү эшләрен дә башладылар. Нигезен ныгыттылар, кышка утын әзерләделәр.

“Бәрәкәт” спонсорлары Яңа ел алдыннан мебель дә алып бирделәр, Кыш бабай күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Бу юлы да бүләксез килмиләр кунаклар. Өйне карап, хуҗа, балалар белән сөйләшкән арада хәл ителәсе проблемалар турында да уйланалар. Веранда, койма кирәклеге күзгә ташлана, газ кертү дә комачауламас иде. Аягы авырткан атага утын әзерлисе җиңелләрдән түгел. Балалар акчасына гына яшәгән гаилә өчен аны сатып алу мөмкинлеге дә юк. Әле 3 баланы мәктәптә укытып чыгарасы бар. Үткән ел алар бәрәңге утыртканнар, урманга җиләккә йөргәннәр. Әтиләре балыкка бара. Кроликлар да үстерәселәре килә. Үз маллары булса, сөт-май, ит белән тәэмин ителерләр иде. Тиздән “Бәрәкәт” фонды сыер һәм берничә сарык бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Балалар эш белән ныгып үсәрләр, тамаклары да тук булыр. Ә “Бәрәкәт” хәйрия фонды һәм аның ярдәмчеләре зур савап алырлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума