Төбәкара олимпиада җиңүчесе Төмәннән

последние и лучшие новости искусства в мире

5-11Казанда 26 – 29 январь көннәрендә татар теле һәм татар әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтте. 22 төбәктән җыелган 141 8-11 класс укучылары арасында иң зур командаларның берсе Төмән өлкәсеннән килгән иде. Өлкәбездән 15 укучы, 2 укытучы барды. Алар бу мөмкинлекне булдыруга зур өлеш керткән өлкә мәгариф һәм фән департаменты төп белгече Ольга Федоровна Гроога һәм Төмән дәүләт университеты профессоры, өлкәдәге туган тел буенча олимпиада турын җитәкләүче Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага чиксез зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Өлкәбез укучылары бу ышанычны тулысынча акладылар. “141 бала арасында 8 җиңүче билгеләнде һәм аларның берсе - минем укучым: – Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 11 классында белем алучы Ләйсән Айдбаева. Командабыздагы башка укучылар барысы да призер Дипломнарына ия булдылар. Ә укытучыларга җиңүче һәм призерларны әзерләгәннәре өчен Мактау грамоталары тапшырдылар. Елдан-ел өлкәбез укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Шуның өчен бик шатланабыз. Ольга Федоровна да олы рәхмәтен җиткерде, чын күңеленнән котлады. Укытучы, укучы һәм әти-әниләргә мин дә рәхмәт белдерер идем. Бу җиңүләрнең нигезендә чиксез тырышлык, борчылу, ныгытып әзерләнү ята”, - дип сөйләде 20 елдан артык Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсен җитәкләүче, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова.

- Казанга олимпиадага баруны мин озак көттем, - дип уй-хисләре белән уртаклашты Төмән районының Индрәй мәктәбе укучысы Наилә Кәримова. – Казан, һәрвакыттагыча, бик матур. Анда барып кайту рухи көч, күңелгә җиңеллек бирә.

Татар теленнән биремнәр җиңел тоелды миңа, ә менә әдәбияттан катлаулырак булды. Алай да барысына да җавап бирергә тырыштым. Иҗади бәйгедә Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигырен башкардым.

Олимпиадага быел төрле төбәкләрдән укучылар күп катнаштылар, диделәр оештыручылар. Безнең өчен татар халкының танылган шәхесләре белән очрашулар булды, мастер-класслар үтте. К.Тинчурин исемендәге театрда “Гөләндәм туташ” спектаклен карадык. Мин бик канәгать калдым. Тагын барырга хыялланам”.

5-10Өлкәбез данын яклаучылар: Резидә Кирамова, Диана Бикмуллина, Зөлфия Хамраева (укытучылары - Халидә Кирамова, Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), Риана Барсукова (укытучысы - Гөлшат Турышева, Тубыл районы, Вәчир мәктәбе), Эльза Абушахмина, Рөстәм Төхвәтуллин (укытучылары - Асия Зимагулова, Вагай районы, Казанлы мәктәбе), Наилә Кәримова (укытучысы - Рузилә Исмәгыйлова, Төмән районы, Индрәй мәктәбе), Адилә Баязитова, Рузанна Фастуллина, Ләйсән Айдбаева (укытучылары - Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Эльвина Фәтхуллина (укытучысы – Гүзәл Гайсина, Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Нурзилә Вәлиуллина (укытучысы - Алсу Исмәгыйлова, Ялутор районы, Аслана мәктәбе), Розалинә Назырова (укытучысы – Венера Мингазова, Ялутор районы, Исәт мәктәбе), Ойша Хисаметдинова (укытучысы – Фәгыйлә Зарипова, Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе), Алинә Мусина (укытучысы – Банисә Ниязова, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе).

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума