#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Ремонт сельских дорог поможет развитию личных подсобных хозяйств в Тюменской области. Авыл җирендә юлларны ремонтлау, яшәү пунктларына газ кертү масштаблы планны реальләштерү Төмән авылларын зур инвесторлар өчен җәлеп итүне үстерәчәк һәм шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыкларны киңәйтүгә йогынты ясаячак. Кече һәм урта бизнес авылда яңа эш урыннарын булдыру проблемасын хәл итәчәк. 2019 елда Төмән өлкәсендә 558 чакрым региональ һәм муниципаль әһәмияттәге юлларны ремонтлау планлаштырылган. Моннан тыш, 10 районда 12 аварияле күперне үзгәртеп кору көтелә. 2022 елгача регионның 121 яшәү пунктында газүткәргеч төзү планлаштырылган.

* * *

Тюменские селекционеры вывели новый сорт яровой пшеницы. Аның иң югары уңышы гектарыннан 50 центнердан арта. Төмән өлкәсендә язгы чәчү өчен бөртекле һәм кузаклы культуралар орлык фонды булган ихтыяҗны тулысынча каплый. Быел регион кырларында сабан бодаеның яңа сорты - «юбилейлы Төмән» барлыкка киләчәк. Аны Төньяк Урал арты аграр университеты селекционерлары барлыкка китерделәр.

* * *

Строить по-корейски. Регион делегациясе Көньяк Кореяның башкаласы Сеулга барды. Анда эшлекле төркем Төмәндә Көньяк Корея инвесторлары катнашында күргәзмә үзәге һәм фармацевт заводы төзү турында килеште. Тиешле документларга кул куелды. Инвесторлар иркенә төзелеш өчен берничә мәйдан тәкъдим ителде, шул исәптә индустриаль парк яисә хәзерге медицина җиһазлары заводы территориясе дә бар.

* * *

На территории ОКБ №2 в Тюмени построят новый приемно-диагностический корпус. Мельникайте урамында подваллы һәм цоколь катлы ике катлы бинаны якын киләчәктә торгызу көтелә. Корпусны 10 мең квадрат метр мәйданлы участокта салачаклар.

* * *

Иранские бизнесмены приехали в Тюмень за халяльными продуктами. Төмән өлкәсе Иран Республикасы белән хезмәттәшлек итәчәк. Былтыр Тегеранда сөйләшүләр булды. Озак сроклы кара-каршы файда китерә торган проектлар төзеләчәк. Чит ил эшкуарлары региондагы үзагач, бодай һәм хәләл ит белән кызыксыналар. Хәзерге вакытта Иран һәм Россия көнбатыш санкцияләре астында, шуңа күрә ике якның да хезмәттәшлек итүе икътисад өлкәсендә нык булачак. Мартта Төмәнгә эшмәкәрләр артыннан туфракны ашлау буенча җирле технологияләр белән танышу өчен Иран галимнәре киләчәкләр.

* * *

В индустриальном парке “Богандинский” будут перерабатывать ямальскую оленину. “Богандинский” индустриаль паркы мәйданында 2019 елда кабул итү һәм югары технологияле ит продукциясен эшкәртү буенча регионара агропромышленность комплексын төзи башлаячаклар. Комплекс эшен тәэмин итү өчен 36 яңа хезмәт урыны барлыкка киләчәк. Проект командасы проект документларын әзерләргә кереште. Оешманы эшләтү 2020 елга планлаштырылган. Проект куәткә чыккач, комплекс елына 500 тонна продукция җитештерәчәк. Кибетләргә катырылган болан ите, ит ярымфабрикатлары, паштет, тушенка, колбаса һәм башкасы озатылачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836