Материалы

“Барысы да минем балаларым”

последние и лучшие новости искусства в мире

5-3Укытучы исеме булган кешеләргә күпме матур юллар багышланган! Бүген безнең күз алдында ил үзгәрә, бу үзгәрешләр мәктәпкә дә кагыла. Әмма белем һәм бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтен биргән укытучы беркайчан да онытылмый, истән чыкмый. Үз язмышында укучыларга мәхәббәт, игелек, тирән белем, хезмәттәшләренә педагогик осталык алып килгән укытучы аеруча бәхетле. “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә. Безгә дә бәхет елмайган! Без озак еллар, ә төгәлрәк әйткәндә, 53 ел дәвамында Шыкча авылында яшәүче игътибарлы, бүгенге көндә тормыш иптәшенең мөлаем хатыны, балаларының алыштыргысыз әнисе, оныкларының һәм оныкчаларының йомшак куллы ягымлы әбисе, Ходайдан килгән чын укытучы исеменә лаек - гүзәл кеше Хәбибуллина Наҗия Ислам кызы белән янәшә яшибез.

Л.Н. Толстой әйтүе буенча, яхшы укытучыга ике генә сыйфат – зур белемле һәм олы йөрәкле шәхес булуы да җитә. Аларның барысына да Наҗия Ислам кызы чын педагогка хас булган бөтен сыйфатларына ия: талант, рухи җылылык, тышкы матурлык, акыл, сизгерлек, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия. Талантлы укытучы буларак, өч авылларда яшәүче – Шыкча, Талмы, Явызбы - барлык булган укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары яраталар һәм хөрмәт итәләр. Шыкча урта мәктәбен тәмамлаучыларга шундый гаҗәеп ачык кешедә укырга туры килде, алар аның белән аралашып ничәмә еллар буена элемтәне югалтмаганнар. Мәктәптә эшләгән елларда ул күп кенә кызлар һәм малайлар өчен яраткан укытучысына әверелде, чөнки аның дәресләрендә күңелсез булмаган. Ул һәр балага якын карап, дәресләр вакытында тәртипне саклап, бары тик табигый мөлаемлыгы белән кулланып, барлык укучыларын үзенә җәлеп итә. 75 яшьлек юбилее уңаеннан аның янына котларга укучылары җыела.

Наҗия апа 1 февральда 1935 елда Ялутор районы Аслана авылында яшәүче Хәлимә Әбделкәрим кызы һәм Ислам Багаутдин улы Исмәгыйловлар 7 балалы гаиләсендә дүртенче кыз булып дөньяга аваз сала. Наҗия апа безгә үзенең ничек итеп укытучы юлына басуы турында кызык итеп сөйләде. Ерак Себер авылыннан килгән, бер дә чит якларда аяк басмаган, әмма бик яхшы татар телен белгән кыз Казан педагогия институның өч керү имтиханын “4”ле билгесенә тапшырып, тарих-филология факультетына укырга керә. “14 яшем тулмаганда, әткәм вафат булды. Тормыш дигән арбаны әннәкәү үз җилкәсенә йөкләде. 17 яшемдә Ялутор районы Аслана урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, кулыма аттестат , туу турында таныклык, яшәү урыныннан белешмә тотып, гардеробта булган иң матур ситсы күлмәгемне киеп, үзем язган 45 иншаларымны чемоданга тутырып, Казанны яуларга киттем. Имтиханнарны тапшырып, әле укырга кергәнемне белмәгән идем. Шул вакытта кызлар белән танышып, аралашып киттем. Алар миңа Төмәнгә кайтып, алардан хат аша хәбәр итүләре турында киңәш бирделәр. Мин барлык булган иншаларымны чемоданнан бушатып, аларның урынына алма тутырып, өй якка юл салдым. Әмма хатны көтеп ала алмадым, чөнки почта ташучы апа хатымны югалтуы сәбәпле, Казанга яңадан барарга туры килде. Укырга керүемне белгәч, шатлыгымның чиге булмады. Авырлыкларны сизми торган, күбәләктәй очып, нечкә билле яшь студент чакларым – гомеремнең иң тиле чаклары булды.”

-Укытучы буларак хезмәт юлыгыз ничек башланды?

-1967 елда 15 августта Төмән өлкә мәгариф бүлеге юлламасы белән билгеләнеп, Төмән районы Шыкча авылының сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлыйм. Тормыш иптәшем Хәбибуллин Линнур Кальмөхаммәт улы һәм 7 айлык кызыбыз Азалия белән Шыкча авылына килеп төшәбез. Кеше почмакларында, фатирдан фатирга йөреп яшәдек. Авылда совхоз директоры булып Баязит Хәйруллин эшләгән вакытта, социаль-мәдәни хезмәткәрләргә йортлар төзи башлаган иделәр, әмма без үз йортыбызны үзебез төзедек. Улым Руслан шушы өйдә туды.

Шыкчага килү белән 6нчы классларны миңа билгеләделәр. Әнә нәкъ шул классым иң актив булып, бүгенге көнгә кадәр элемтәне минем белән югалтмыйлыр. Укучыларым хөрмәт итеп, һәрбер юбилеема сорап та тормастан котларга киләләр. Аларның һәркайсысы да диярлек югары белемгә ия булдылар. Шуларның арасында Төмән өлкәсендә танылган хирург-онколог, Төмән дәүләт медицина академиясе кафедрасы доценты, кызганычка каршы, вафат - Әхәт Сабиров, бүгенге көндә инде дин эшләре ветераны, хәзрәт – Гарифуллин Фатыйх, юрист – Буранчина Фарзана.

Биредә Наҗия апа үзенең җитәкчелек талантын тулысынча ача. Мәктәпән тыш тәрбия эшен оештыручы булып эшли. (Завуч)? Физкультура укытучысы булмаган вакытта, физик-әзерлек эшләре буенча бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шундый күпкырлы, гаҗәеп рухи көчле, көче ташып торган гомеренең иң матур чакларын, куәтен мәктәпкә багышлаган шәхес ул.

Буранчина Фарзана апа искә алып: “Наҗия апа безгә Шыкча сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты фәннәренең укытучысы итеп җибәрелгән иде, яшь белгеч иде. Безне 6 нчы сыйныфтан укыта башлады, параллель 6 “Б” сыйныфта сыйныф җитәкчесе булып эшләде. Безне уңай булмаган рус теленнән бик яхшы укытты, әдәбиятны җиңелрәк үзләштерсәк тә, грамматика кыен иде. Аның суффикслары гына ни тора иде. Мин рус телен үзләштерергә тырыштым. Мәлкәү мәктәбендә дә укыганда, үзебезнең яхшы белемебезне күрсәтә идек. Мәсәлән, иң эчтәлекле һәм грамматик яктан иң дөрес язылган иншалар безнекеләр иде. Безгә рус теле укытучысы һәрвакыт мактап щйтщ иде: “Спасибо вашим Чикчинским учителям за ваши знания русского языка и литературы.” Без Наҗия апага зур рәхмәтле. Ул биргән белемнәр Свердловск юридик институтына укырга кергәндә, керү имтиханнарын тапшырганда бик булышты. Безнең яшь вакытта тиз генә русча сөйләшеп китү авыррак иде. Әмма Наҗия апа һәр баланы шәхес итеп күрә ала иде. Кызыклы, эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп дәресләр алып бара иде. Наҗия апа бездән ун яшькә генә олырак булса да безгә юл тапты, тырышты, без дә аны сынатмадык. Ул бер генә урында 28 ел эш стажын туплап, 50 яшендә лаеклы ялга чыкты.”

Барлык укучыларының исемнәрен истә тотып, экскурсияләр вакытында төшкән сакланып калган фотосүрәтләргә карап, Наҗия апа барысын да хәтерли: Буранчина Фәрзәнә, Бабаева Сәлимә, Касыймова Нурия, Якина Лариса, Бакиева Алсу һәм башкалар. “Барысы да минем баларым. Без алар белән актив концертларда катнашып, бик күңелле походларга йөреп, Тубылга, Казанга барган экскурияләрдә вакытларыбызны бик файдалы итеп үткәрдек. Бу сыйныф белән минем хәтеремдә бары җылы мөнәсәбәтләр генә сакланып калды, чөнки мин әле бу елларда бик энергияле, энтузиазмым ташып тора иде, бары тик 22 яшь кенә иде. Бию яктан оста булып, укучыларымны биергә өйрәттем. Балалар гел шатлык булып тора миңа. Ике балабыз – кызыбыз Азалия, улыбыз Руслан бүгенге көндә ихтирамга лаек кешеләр булып үстеләр, икесе дә югары белем алдылар, тормышта үзләре сайлаган ярларының тугры тормыш иптәшләре, үз балаларының, оныкларының әти-әниләре, гүзәл әби-бабайлары булып торалар. Оныкларымның балаларын күрү – бу минем иң мөһим хыялым иде. Ходай тагәлә ярдәме белән хыялым тормышка ашты! Оныкчаларым турында сөйләсәм, мин аларны аеруча дулкынланып көткән мизгелләрем турында сүзләр белән беркемгә дә сөйләп бетерерлек түгел. Аларны кочагыма кысып, баш миеләреннән үбү – моннан да мөһимрәк әбигә нәрсә бар бу җирдә!” – күңелендә шатлыгын яшерми уртаклашты Наҗия апа.

-Наҗия апа, ни өчен сез укытучы һөнәрен сайладыгыз?

- Беренчедән, барысы да китап уку мәхәббәтеннән башланды. Бик күп укырга ярата идем - детективлар, Якуб абый Зәнкиевның “Өтелмәгән мәхәббәт”, әни яшь вакытыннан “Азат хатын” журналын бастырып ала торган иде. Бу хакта соңыннан “Сөембикә” журналында “Сөембикә” – әнием журналы” дигән хатымны бастырып чыгарган иделәр: “ Сөембикә” журналының һәрбер саны минем өчен якын һәм бик кадерле. Ни өчен дигәндә, ул безне Татарстан белән бәйләп тора . Алтмышынчы елларда Казан – Себер өчен барып җитә алмаслык биек урын иде. Ә шулай да Аслана урта мәктәбен тәмамлаган берничә кыз Казан педагогия институты студентлары булдылар. Шулар арасында мин дә бар идем. 1962 нче елда кулыма аттестат тотып, паспортсыз-нисез Казанга юл тоттым , педагогия институтында уку бәхетенә ирештем. Ул еллар һаман исемдә...

32 ел буе “Сөембикә”не алу белән яшьлегемә кире кайткан кебек булам. Журналны әнием бигрәк тә ярата, фотосүрәтләргә карап: “ Кызым, бу инде син йөргән урамнардыр”, - дип соклана, һәрбер санын бер битен дә калдырмыйча, җентекләп, кызыксынып укый иде. Ул мине бер ялгызлы тормыш юлына бастырды. Менә инде ун ел әнием безнең белән бергә-бергә “Сөембикә” журналын укый алмый, вафат инде. Шуның өчен дә журналга һәр ел саен язылам. Беренчедән, “Сөембикә” яшьлегем чоры белән элемтәдән өзмәсә, икенчедән, әнием журналы ул. Хәзер инде үзем дә лаеклы ялда, журналны балаларым да укый, оныкларым да үсеп җиткәч укырлар дип ышанам, шуңа күрә һәр санын кадерләп җыеп барам.”

Икечедән, барлык булган икедән туган сеңел-энеләремне мин кечкенәдән үстерешергә булыштым. Балаларга мәхәббәт, укыту һәм тәрбияләү теләге кечкенә вакыттан ук барлыкка килә.

-Сезнең фикерегезчә, яхшы укытучы нинди булырга тиеш?

- Уку процессында иң мөһиме – тәрбияче булу, балаларны ярату. Үз-үзеңнең урнәгең белән балаларга да тәрбия биреп, акыллылык, зирәклек күрсәтеп, укытучы бөтен әдәбият классикасын өйрәтергә тиеш. Дәрес башлар алдыннан, 2-3 минут вакытны җәлләмичә, укучыларны кызыксындырып, кызыклы хикәяләр, булган хәлләр сөйләп алырга кирәк. Әнә соңыннан, балаларның игътибарын җәлеп итеп алганнан соң гына дәресне башлап җибәрергә мөмкин.

Лаеклы ялда булсам да, мәктәп белән элемтәне югалтмадым. Һәрвакыт укытучылар бәйрәменә, белем көненә, барлык чараларга чакырып торалар, онытмыйлар. Онык-оныкчаларымны карарга, үстерешергә, тәрбияләргә мөмкин кадәр булыштым.

Наҗия апа изге җанлы, абруйлы укытучы буларак, күпсанлы почет грамоталарга мактау хатларына һәм бүләкләргә лаек. Әмма аның өчен төп бүләк, ул һичшиксез, аның хезмәте, балалары, онык-оныкчалары янәшәсендә булуы. 

Форсаттан файдаланып, Наҗия апа укучыларына зур рәхмәтен белдереп, аларга гаилә бәхете, тормышларында рухи байлык, балаларының рәхәтен күреп, озак еллар авырымый-сызламый яшәргә теләде.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума