Материалы

Остаз укытучым

последние и лучшие новости искусства в мире

5-2Һөнәри осталык баскычының иң югары басмасына менә алган, методик алымнарның иң нәтиҗәлеләрен, яңаларын кулланып, дәресләрен әкият дөньясына әйләндерә белгән, тел белеменең ачы тамырлары аша тәмле җимешләрен өлгертеп, татып карарга һәм тәмен аңларга өйрәтү сәләтенә ия була алган, үзенең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алу бәхетенә ирешкән хөрмәтле Галия Салих кызы Абназырова 8 нче февральдә 70 яшьлек юбилеен билгеләячәк.

Галия апа минем йөрәгемдә үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп, эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерү нәтиҗәсендә тылсымлы могҗизалар тудыра белүче тирән белемле, киң эрудицияле, кече күңелле, олы йөрәкле, нык рухлы, намуслы, әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм үз артыннан әйдәп баручы, гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче булып сакланып калды. Аның дәресләре методик алымнарның үзенчәлекле, кызыклы, тәрбияви булуы һәм өстәмә материалларның татар теле һәм әдәбиятын яңача укытуга юнәлдерүгә ярдәм итүче бай хәзинә булуы белән аерылып торды. Усак мәктәбе укучыларын татар телен сакларга, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте.

Класс җитәкчесе буларак, ул балаларның икенче әнисенә әверелде. Башта дәресләрдә, аннан соң дәрестән тыш эшләрдә әдәби кичәләр, викториналар, бәйрәмнәр, бәйгеләр оештырды, язучылар-шагыйрьләр белән очрашулар уздырды.

Искиткеч тырышлык һәм яңалыкка омтылучан, заман сулышын тоеп эзләнүчән Галия апабыз үзенең алдынгы эш тәҗрибәсен Вагай районы укытучылары белән бик теләп уртаклашты.

Биргән ачык дәресләре, оештырган семинарларында һәм фәнни-гәмали конференцияләрдә, «Сельский труженик», «Яңарыш» газеталарында актуаль темаларга мәкаләләр язып торды. Галия апаның «Юллар, юллар…» дип исемләнгән китапчыгын да без, татар теле укытучылары, дәресләребездә актив кулланабыз.

Киләчәктә дә апаның илһам чишмәсе саекмасын, матур-матур язмалары белән безне сөендереп торсын. Якыннарының җылысын, балаларының игелеген күреп, хезмәттәшләренең, укучыларының, авылдашларының ихтирамын тоеп озак-озак яшәргә язсын.

Асия ЗИМАГУЛОВА, Вагай районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума