Материалы

Руфат Биктимеров генерал погонына лаек булды

последние и лучшие новости искусства в мире

5-1Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 11 январьда Россия Президенты карары буенча Төмән өлкә округының беренче урынбасары, милләттәшебез Руфат Биктимеровка 3 класслы дәүләт юстиция советнигы дәрәҗәсе бирелде.

Бу югары дәрәҗә белән аны чын күңелдән котлыйбыз!

Кече лейтенант йолдызларыннан зур генерал йолдызына кадәр юл Руфат Мансур улы өчен 18 ярым елга сузылды. Ул прокуратурада Төмән дәүләт университетын тәмамлагач, 2001 елда эшли башлады. Хезмәт юлын Калинин административ округы прокурорының ярдәмчесе буларак башлап җибәрде.

Төпле теоретик белеме, тырышлыгы аркасында хезмәт баскычыннан югарыга үрләде. 2003 елда округ прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнде, озакламый аны өлкә прокуратурасына эшкә чакырдылар һәм 4 айдан соң Ленин административ округы прокурорының урынбасары итеп билгеләделәр. 2006-2008 нче елларда ул Исетск районы прокуроры булды. Руфат Мансур улы эшенә һәрвакыт ихлас күңел белән карый, алдынгы креатив идеяләрне тормышка ашырырга омтыла. 2008 нче елда өлкә прокуратурасында коррупциягә каршы көрәшне күзәтү бүлеге ачылганнан соң, аны бүлек җитәкчесе итеп билгеләделәр.

2012 нче елның декабрь аенда Төмән шәһәре прокуратурасы барлыкка килде. Бу яңа прокуратураны да, шикләнмичә, аңа тапшырдылар. 2017 нче елның 9 мартында ул өлкә прокурорының урынбасары итеп билгеләнде, 2019 нчы елның декабрь аеннан бүгенге көнгә кадәр өлкә прокурорының беренче урынбасары булып хезмәт итә. Бу бик жаваплы хезмәтендә аңа чын күңелдән сабырлык, түземлек, зур уңышлар һәм киләчәктә тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешүен телибез!

Зөләйха ӘХТӘРИЕВА, Төмән өлкә прокуратурасының
кадрлар бүлеге прокуроры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума