Ветеранга юбилей медале тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

5-11Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенберг Калмаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Әбделхәй Бабшановка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Шул ук көнне Аслана авыл җирлегендә яшәүче тагын 12 ветеран шундый бүләкләр алды. 31 январь көнне ветеран хөрмәтенә аның йорты янында митинг булды. Биредә дистәләгән кеше җыелган иде Чара 76 ел элек Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү турында шатлыклы хәбәр игълан иткән танылган Левитан тавышы белән башланып китте. Андрей Соломонович җыелучыларны сәламләде.

«Бүген без монда илебез 27 январьда бәйрәм иткән мөһим дата – 1944 елда Ленинград шәһәрендәге блокаданы өзү көне һәм Бөек Җиңүнең якынлашып килүче юбилее уңаеннан җыелдык. Бу Җиңүнең безнең халыкка нинди юл белән ирешүен онытырга хакыбыз юк", - диде ул.

98 яшьлек Әбделхәй Мәүлид улына бүләкне туганнары һәм якыннары катнашында тапшырдылар. Биредә өч оныкчыгы: балалар бакчасына йөрүче Рамил һәм 5 нче сыйныф укучылары Шамил белән Азалия дә килгәннәр иде. Алар горурланып: «Без бабабызның чын герой икәнен беләбез. Ул Ленинград өчен көрәште һәм хәтта “Батырлык өчен” медале дә бар», – дип сөйләделәр. Аслана татар мәдәният йорты хезмәткәрләре урамда авылдашлар өчен бәйрәм оештырдылар. «Умырзая» вокал төркеме һәм Алиевларның яшь гаиләсе бу көнгә махсус кардан Мәңгелек ут, су асты көймәсе, танк сыннары ясаганнар. Шулай ук алар саф һавада теләге булган һәркем өчен пылау, кайнар чәй әзерләгәннәр иде. Бу көнне балалар өлкәннәр белән бергә күңелле кышкы һәм хәрби уеннарда, ярышларда катнаштылар. Кунакларның барысына да «блокадалы икмәк» таратылды. (Тулырак мәгъгүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума