#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области МЧС учит школьников противопожарной безопасности через мессенджеры. Мессенджерлар ярдәмендә балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүне Төмән коткаручылары 2020 елдан ук башладылар. Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты белән хезмәттәшлек белем учреждениеләренең онлайн-чатларын оештырырга ярдәм итте. Янгынга каршы пропаганда материаллары һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре турында мәгълүмат аларда системалы рәвештә урнаштырылган.

* * *

Тюменские школьники стали финалистами российской агропромышленной выставки. Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фестивале кысаларында үткәрелгән “Юннат–2020” конкурсының федераль этабы финалында Төмән районы, Мальково мәктәбе укучылары финалга чыктылар. Ул “Җиргә – яшәргә!” балалар һәм яшьләр Бөтенроссия экология фестивале, “Алтын көз” ХХII Россия агропромышленность күргәзмәсе кысаларында үтте. Бу мәктәп инновацион программаларны, проект эшләмәләрен, авыл хуҗалыгы, агроэкология өлкәсендә цифрлы технологияләрне гамәлгә керткәне өчен РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының бронза медален һәм дипломын алды.

* * *

49 региональных проектов реализовали в Тюменской области в 2020 году. Алар милли проектлар кысаларында гамәлгә ашырылды. Планлаштырылган максатларның һәм нәтиҗәләрнең күбесенә власть органнарының региональ проектларны оператив рәвештә яңа шартларга җайлаштыра алулары нәтиҗәсендә ирешелде. Акчаларның төп өлеше сәламәтлекне саклау системасын үстерүгә, гаиләләргә ярдәм итүгә, яшәү өчен яраксыз булган торак фондын кыскартуга, чиста эчә торган су белән тәэмин итүгә, юл челтәрен үстерүгә тотылган.

* * *

В Нижнюю Тавду поступила новая медицинская техника. 2020 елда “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында Түбән Тәүде авылындагы 15 нче өлкә шифаханәсенә 30 берәмлек медицина техникасы кайтты. Операция бүлмәсендә эндовидеоскопик комплекс барлыкка килде, аның ярдәмендә аз инвазив операцияләр башкарылачак. Офтальмолог кабинетында хәзер күз эчендәге кан басымын үлчәү өчен тонометр, авторефрактометр бар. Шулай ук ике электрокардиограф һәм дефибрилятор, өч УЗИ аппараты бирелде. Быел “Газель” маркалы ашыгыч ярдәм машинасы кайтты.

* * *

Тюменские аграрии готовят технику к посевной 2021 года. Крестьяннарга сигез берәмлек техника әзерләргә туры киләчәк. Карауны, ремонтны 1 апрельгәчә төгәлләү планлаштырыла. Техниканы ремонтлау өчен 260 остаханә, 292 звено формалаштырылган, аларда 1 062 кеше эшли. Ремонт эшләре расланган график буенча бара. Профессионаллар кулында – дүрт меңгә якын трактор, өч меңгә якын чәчкеч һәм бер меңнән артык культиватор.

* * *

В Юргинском районе для животных на ферме организовали музыкальное сопровождение. Сәламәт туклану, чиста су, саф һавада йөрү, күңелле музыка, социаль челтәрләрдә видео-трансляцияләр. Бу – Юрга районында лабин абердин-ангустлар өчен оештырылган реаль тормыш. «Галимнәр озак күзәтүләрдән соң музыка хайваннарның кәефен яхшыртып кына калмый, активлыгын да, аппетитын да арттыра дип таныйлар. Безнең фермада музыкаль озату барлыкка килде – һәр секциядә тавышлы җиһазлар урнаштырылган, шуңа күрә музыка бөтен территория буенча ишетелә. Ул стресс факторларын киметергә булыша. Йомшак, сыйфатлы сыер ите алу шартларының берсе – стресс булмау”, - дип сөйләде “Согласие” хуҗалыгы зоотехнигы Татьяна Сухова.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836