Ветеран укытучыларыбызны онытмый

последние и лучшие новости искусства в мире

5-1Билгеле булганча, 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде. Ел миссиясе - педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым, үзенчәлекле статусын тану. Шуны гына көтеп торганнар диярсең, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре, ил башлыгының карарын елның беренче көннәреннән үк дөньяга ашыру юлын карадылар. Күптән түгел алар Ялутор районы, Кулик авылында 30 елдан артык балаларга төпле белем биреп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучы Роза Билаловада кунак булып кайттылар.

Хәлен белешергә килүче иҗади коллективны Роза Газизулла кызы өстәл тутырып әзерләгән тәмле камыр ризыклары һәм ачык күңел белән каршылады. Кунаклар хуҗабикә белән күрешеп, алып килгән бүләкләрен, изге теләкләрен тапшырып, матур җырлар башкардылар. Хуш исле чәй, тәмле пироглар белән сыйлана-сыйлана озак сөйләшеп утырдылар. Авыл укытучысы үзенең мәктәптә укыткан елларын, коллегаларын, укучыларын искә алды. Кызыклы хәлләрне сөйләп, көлешеп тә алдылар.

Бу очрашуны оештыручы мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев Роза Газизулла кызы турында бик җылы сүзләрен җиткереп: «Роза апаны авылдашлары гына түгел, якташлары да бик ихтирам итәләр. Ә укучылары күрешкәч яки шалтыратып рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу сүзләргә аларның ата-аналары да бик теләп кушылалар. Роза апа бик кунакчыл кеше. Ләкин мин бу бөек авыл хезмәтчәненә җәй көне кунакка барырга киңәш итәр идем. Чөнки җәен аның ишек алды хуш исле аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән була. Бакчасында нинди генә яшелчәләр үстерми ул һәм һәрвакыт бай уңыш ала. Хуҗалыгында үрдәк һәм тавыклар, шул арада әле умартачылык белән шөгыльләнергә вакыт таба. Ял минутларында газета укый, телевизор карый, барлык вакыйгалар, ил яңалыклары белән танышып бара. Шулай ук урманга гөмбә һәм җиләк-җимеш җыярга йөрергә ярата. Роза апа сабыр холыклы, мәрхәмәтле кеше, үзенең өч кызына да яхшы тәрбия биргән. 5 оныгының уңышлары белән дә кызыксынып, ярдәм итеп тора. Балалары туган йортларына бик еш киләләр, бигрәк тә оныгы София әбисе янына авылга йөрергә ярата», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума