Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Новая амбулатория открылась в Ембаево. Төмән районындагы медицина учреждениесе бер елдан да азрак вакыт эчендә төзелде. Бинаның мәйданы – 600 м2, анда сигез мең авыл кешесе күзәтелә алачак. Пациентлар өчен өч терапевт, ике педиатр, хирург, акушер-гинеколог һәм стоматолог эшли. Хәзер җирле халык медицина хезмәтләрен уңайлы, заманча шартларда алачак. Авыл амбулаториясе сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

* * *

Детские выплаты Социального фонда доставляются в один день. Социаль фондның барлык балалар түләүләре ата-аналарга яңа айның өченче числосында банк счетына килә. Агымдагы елның январыннан башлап өч яшькә кадәрге беренче балага айлык түләү халыкны социаль яклау органнарыннан Россия Социаль фондына тапшырылды. Бу уңайдан Төмән өлкәсендә агымдагы айда ата-аналарга акча 20 январьда күчерелде. Март аеннан башлап беренче балага түләү һәр яңа айның өченче числосында – социаль фондның барлык балалар пособиеләрен бердәм тапшыру көнендә башкарылачак.

Социаль яклау органнары тарафыннан балалар пособиеләрен түләү башка көннәрдә башкарылуын исәпкә алу мөһим.

* * *

Тюменский ремонтно-механический завод планирует начать выпуск оборудования для нефтегазовых компаний и строительной отрасли. 2024 елга предприятие яңа төр продукция - эретеп ябыштырылган двутавр балкасы һәм бөгелгән швеллер ясау өчен югары технологияле линия эшләтеп җибәрергә җыена. Шул ук вакытта төбәк экономикасына инвестицияләр 70 миллион сумнан артып китәчәк. Моннан тыш, 22 эш урыны булдырылачак. Предприятие «Промышленность» региональ программасы буенча беренче акча алучы булды.

2022 елда Төмән өлкәсенә промышленность предприятиеләренә ярдәм күрсәтү өчен федераль бюджеттан 185 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

* * *

Режим повышенной готовности для предотвращения распространения коронавируса продлен в Тюменской области до 1 марта. “Соңгы 3 атна эчендә Төмән өлкәсендә яңа коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәлнең начарлануы күзәтелә. 23-29 январь көннәрендә авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 35 процентка арткан”, - дип сөйләде Роспотребнадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе Галина Шарухо. Авыручылар саны 18 яшьтән 29 яшькә кадәр күбәйгән. 95 процент очракта авыру җиңел формада үтә.

Төмән өлкәсендә COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен койкалар саны РФ сәламәтлек саклау министрлыгы нормативларына туры килә. Төмәндә 5нче поликлиника базасында көндезге стационар ачылган.

* * *

Тюменские аграрии подготовят к посевной 7, 6 тыс. единиц техники. 1 апрельгә кадәр аларга авыл хуҗалыгы техникасын карау һәм ремонтлау эшләрен башкарырга туры киләчәк. Аларда барлыгы 4 мең 795 трактор, 1 мең 475 ашлык җыю комбайны, 2 мең 779 чәчкеч һәм чәчү комплекслары бар. Һәр бер мең гектар сөрүлеккә 4,7 трактор туры килә.

* * *

В Тюменской области школьники осваивают аграрные профессии. 2022 елда аларны 650 тирәсе мәктәп укучысы үзләштерде. Яшь төмәнлеләр «Машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү буенча мастер-көйләүче, «Агроконтроль», «Сити-фермер» юнәлешләрен сайладылар. Аграр мәгариф үзәге проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә, хәзер 579 мәктәп укучысы агроклассларда шөгыльләнә.

* * *

Правительство Тюменской области оказывает комплексную поддержку развитию АПК. Хәзерге вакытта төбәктә 154 меңнән артык төрле ярдәмче (подсобное) хуҗалык, 750гә якын фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр эшли.

- 2021 елда алар өлешенә Төмән өлкәсендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 30%ы туры килде. Төмән өлкәсендә кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен «Агростартап» грант программасы кулланыла, - дип ассызыклады губернатор урынбасары Владимир Чейметов.

2023 елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 16 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Гаилә фермалары да аерым ярдәм ала – грантларның гомуми суммасы 60 миллион сум тәшкил иткән. Хөкүмәт шулай ук җиләк һәм бәрәңге җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кирәкле ярдәм күрсәтә.

* * *

В Департаменте образования и науки Тюменской области состоялось первое заседание совета регионального отделения РДДМ Тюменской области – «Движение первых». Совет әгъзалары белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлекләрен оештыру турындагы гаризаларын карадылар. Шулай итеп, Төмән өлкәсендәге 112 мәгариф оешмасында беренчел бүлекләр булдыру рәсми рәвештә килешенгән дип санарга мөмкин, бу ил буенча абсолют рекорд. Алар составына гомуми белем бирү, һөнәри белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү, спорт һәм мәдәният учреждениеләре керә.

Моннан тыш, Совет әгъзалары хәрәкәтнең Төмән өлкәсендәге төбәк бүлегенең 2023 елга эш планын һәм фәнни-методик советын булдыру турында килештеләр.

Өлкә хәбәрләрен Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836