Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яшьлек» сәхифәсенең бүгенге кунагы - «Өлкә татар яшьләре берлеге» оешмасының активисты Азат Баталов.
Аның иҗтимагый эшләрендә актив катнашуы турында яздык инде. Күптән түгел ул Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә XVI нчы «Максат» татар яшьләре лидерлары мәктәбе чарасында катнашты. Кыскасы, Азат Әсләм улы бик актив тормыш позицияле егет.
Ул Яркәү районы, Рәгес авылында туа. 1 нче сыйныфка Маранка урта мәктәбенә укырга керә. Әмма озакламый яңа дуслары, яратып өлгергән укытучылары белән саубуллашырга туры килә, чөнки гаиләләре белән алар Төмән шәһәренә күченәләр. Биредә шәһәрнең 52 мәктәбендә укуын дәвам итә. Бу мәктәп Кырынкүл авылында урнашканга күрә, авыл малаена өйрәнергә, сыйныфташлары белән уртак тел, яңа дуслар табарга вакыт күп кирәкми. Укытучылар да аны бик тиз үз итәләр, аның тырышлыгын күреп, төрле чараларда, бәйге, ярышларда катнашырга чакырып кына торалар. 9 сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлап, Төмән индустриаль университеты каршындагы күппрофильле көллияткә укырга керә. Бүгенге көндә студент егет булачак һөнәрен үзләштерүдән башка, волонтер да буларак, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үзе турында Азат:
- Мин тарих белән кызыксынам, төрле тарихи вакыйгаларны һәм шәхесләрне өйрәнәм. Үземне эрудициялелекнең билгеле бер дәрәҗәсенә ия дип саныйм. Минем аерылгысыз омтылышым - юлымда барлыкка килгән барлык бурычларны хәл итү, мине чакырган төрле чараларга бару һәм аларны оештыруда катнашу. Әгәр инде барысын җыеп әйткәндә – мин дә тормыш дип аталган елга агымына иярәм. «Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» оешмасына килеп эләгүемә бик шатмын. Чөнки яшьләр белән аралашуы күңелле: уртак уйлар, уртак планнар, теләкләр, максатлар. Ә алар безнең бик күп, төрле һәм якты, – дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.