Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Иң сәләтле егет» исемен лаеклы аклый

последние и лучшие новости искусства в мире

Декабрь аенда узган «Татар егете-2024» өлкә бәйгесендә үзенең оригиналь чыгышы, милли матур костюмы белән таң калдырып, «Иң сәләтле егет» исеменә ия булган, себер татар телен, мәдәниятен үстерүгә, бай мирасын кайтаруга зур көч куючы Чингис Бикинәевнең иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар бик күп. Талантлы, тырыш, максатчан яшьләребез белән без укучыларыбызны даими рәвештә таныштырып барабыз. Чингис өлкәгә беренче себер татар рэперы һәм «Төмән FM» дип аталган беренче себер татар радио тапшыруын булдыручы буларак танылды.

Чингис Тимергазы улы Төмән районы, Явызбы авылында туган, аңа 28 яшь. Үзе турында ул: «Мин иҗади гаиләдә үстем. Әти-әнием дә, абый белән апаларым да музыкага гашыйклар. Әмма минем махсус музыкаль белемем юк. 9 нчы сыйныфтан соң Көнбатыш-Себер дәүләт көллиятендә суыткыч-компрессор җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү белгечлеге буенча һөнәр алып чыктым. 2016 елдан 2017 елга кадәр Тын океан флотында, диңгез пехотасының яр буе ракета-артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт үттем. Анда сугышчы-спортчы исеменә махсус нормативлар тапшырып, таныклык һәм күкрәк билгесе алдым. Ә гомумән әйткәндә, мин гомерем буе иҗади ташкында. Беренче тулы музыкаль әсәрләрне 2013 елда яза башладым. Шул вакыттан бирле үз трекларыма аранжировкалар һәм текстларны тулысынча үзем язам. Хәзер инде башым белән музыка индустриясенә чумдым дип әйтеп була, чөнки өйдә минем барлык кирәкле студия җиһазлары бар. 2016 ел минем өчен нәтиҗәле булды, чөнки нәкъ менә шул вакытта мине беренче себер татарча рэп башкаручы һәм беренче себер татар радио тапшыруын булдыручы дип таныдылар. Ләкин моның белән генә туктап калмадым. Мин «Пьяный мастер» фильмын себер татар теленә тәрҗемә итеп, «Исерек оста» фильмы булдырдым. Шулай ук күпләргә минем юмористик пародияләрем һәм туган телдәге «Типичный себер татарлар» рубрикасы ошый. Бүгенге көндә себер татар телендә бик күп медиа-материал яздырдым: 150дән артык радио-чыгарылыш, төрле аудио-җыентыклар, аранжировкалар, әлбәттә инде, безнең телдәге фильмнар һәм үзебезнең соло альбомнар. 2023 елда мин рус телендә «Straight Outta Oderground» исемле беренче зур альбомымны чыгардым, ул барлык музыкаль мәйданчыкларда яңгырады. Ә хәзерге вакытта себер татар телендә «Тамак төбе белән җырлау» элементлары белән этник рэп-альбом өстендә эшлим. Бу альбом өчен безнең милли музыка коралларыбыз күп яздырылды, әлбәттә, барлык аранжировкаларны үзем язам. Тамак төбе белән җырлауны беренче мәртәбә 2019 елда, Тубыл шәһәрендә узган «Искер җыен» фестивалендә алтайлылар чыгыш ясаганда ишеттем. Шуннан бирле барлык этник сәнгать белән кызыксына башладым. Мин яңа альбомымны халыкка тәкъдим итәргә ниятләгәнгә күрә, үземә натураль тыгыз күннән борынгы төрки хәрби киемнәр тектерергә булдым. Бу эшкә тотынырлык кешене табу җиңел булмады. Хәрби киемнәрне, минем үлчәм буенча, 3 ай дәвамында Санкт-Петербург шәһәрендә тектеләр. Хәзер минем хыялымдагы костюм бар! Бу костюмда мин берничә тапкыр зур фестивальләрдә, «Татар егете - 2024» бәйгесендә чыгыш ясадым. Моның өчен миңа дусларым, якыннарым сугышчан комплект булдырырга ярдәм иттеләр. Финалга әзерлек вакытында, төлке тиресеннән тегелгән йонлы бүрекне миңа профессиональ күнче (кожевник) һәм коллегам Дмитрий Резанов, затлы калкан, хәнҗәр һәм уклар өчен колчанны хөрмәтле Әмир хәзрәт Балдин, читек-атуны Тубыл остасы Шәйдулла Хәмидуллин тәкъдим иттеләр. Миңа ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.

5-71

Узган елның тагы бер истәлекле чарасы - Алтайга бару булды. Анда мин себер татарларын «Эл ойын» зур гомумтөрки фестивалендә тәкъдим иттем. Атаклы Алтай күнчесе минем хәрби киемнәремнең никадәр сыйфатлы эшләнгәнен һәм аның күптән шундыйны эшләргә хыялланганын әйтте. Аннары тамак төбе белән җырлаучылар минем башкару осталыгыма конструктив бәя бирделәр. Бу минем өчен бик зур һәм мөһим бәя. Музыка - яраткан шөгылем, ә рәсми рәвештә мин «Росинкас» Төмән өлкә инкассация идарәсендә инкассатор булып 4 нче ел эшлим. Болардан тыш, Төмән өлкәсе себер татарлары автономиясе советында һәм «Яшь буын» татар яшьләре оешмасында торам. Минем өчен туган телемне, мәдәниятебезне саклау һәм популярлаштыру тормышымның мөһим өлеше, - дип сөйләде.

5-72

Чингис Бикинәев себер татарларының телен һәм мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен Төмән өлкәсе хакимиятеннән Рәхмәт хаты һәм башка күптөрле Мактау кәгазьләре, җиңүче дипломнары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836