Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу арада Төмән тамашачысын шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары матур концерт программасы белән сөендерделәр.
«Нефтяник» мәдәният сараена килүчеләрне «Чимги-Тура» (җитәкчесе Ислам Сафин) уен корал ансамбле гармунчылары гармунда бию көйләре уйнап, җырлап каршыладылар. Биергә теләкләре булганнарны түгәрәккә чакырып, төйдереп биетеп тә алдылар.
Холлда Гөлбану Әминова җитәкчелегендә татар мәдәният үзәге каршында эшләүче «Корама» хатын-кызлар клубы осталары үзләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар. Биредә ни генә юк! Күңелгә килгән әйберләрне сатып алу мөмкинлеге дә булдырылган. Аннары халык мәдәният сараеның кече сәхнәсендә «Нардуган» - милли татар бәйрәме» дип аталган театральләштерелгән тамашаны карап, артистлар белән Яңа ел бәйрәмнәре атмосферасына кушылдылар. Бәйрәм кичәсен татар мәдәният үзәге хезмәткәре Ринат Гарифуллин татар телендә бик оста алып барды. Үзе төрле персонажлар булып киенеп, төрле образларда кызык хәлләр сөйләп, халыкны көлдерде. Концерт бик күңелле барды.
Тамашачылар һәр җырчыны, һәр биючене, һәр ансамбльне көтеп алып, телефоннан видеога, фотога төшереп, зур алкышлар белән озаттылар. Тамашачы өчен өлкәнең абруйлы җырчылары - Мансур Кәбиров, Луиза Сөрмәтова, Марат Вәлиев, шулай ук «Әхтәмүшки» (җитәкчесе Әхтәм Назыров) халык җыр, «Аккош» бию (Екатерина Старостенко), «Әпипә» уен корал (Екатерина Володина), «Умай» (Әбүзәр Миңнебаев), «Вак бәлеш» (Ислам Сафин) фольклор ансамбльләренең чыгышлары үзе бер зур бүләк булды. Яшь җырчылар Римма Хәйруллина, Азалия Хәмидуллина, Чингис Бикинәев, биюче кыз Руслана Галиева да тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгергәннәр инде. Халык холлда дәртле җыр-биюләр белән каршы алып торган «Чимги-Тура» уен корал ансамбленең чыгышын көтеп алды, хәтта кайберәүләр аларга кушылып, урыннарында биеп тә утырдылар. Бәйрәмнән тамашачылар зур канәгатьлек кичереп, илһамланып, дәртләнеп, ял итеп кайттылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Концертта