Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Юллар да туп-туры була алмаган кебек, кешенең дә тормыш юллары үзең уйлаганча гына була алмый шул. 18 яше әле генә тулган авыл малае Габделхак та педучилище тәмамлаган көннән үк үзенең тормыш юлы кинәт шулай үзгәрер дип һич уйламаган иде.
Бер дә көтмәгәндә сугыш башланды. Икенче Бөтендөнья сугышы. Патриотик рухта тәрбияләнгән яшь укытучылар читтә кала алалармы соң? 18 яшьлек авыл малайлары очынып округ хәрби комиссариатын таптамаслар иде...
Ә бүген 80 яшьлек Габделхак Нигъмәтҗан улы Шакиров нык уйлана: «Бу кадәр дә адәм баласы сугыштан туймас икән! Узган күпме сугышларның канлы тәҗрибәсе дә нигә акылга китерми аларны. Әнә бит никадәр кеше, үзенең сугышка каршылыгын күрсәтеп, демонстарцияләргә чыга. Хәтта Американың үзендә дә.
Сугыш ул котырынган, үзен теләсә нәрсә эшли алырга, башка кешеләр язмышы белән уйнарга хокуклы дип санаган Гитлер, Буш кебек адәм мәсхәрәләренә генә кирәктер. Алар туймыйлар кеше канын эчүдән. Күпме адәм каны коелды һәм әле һаман да коюны дәвам итәләр»...
Һәм Габделхак абыйның уйлары аны инде еракта калган (онытырга да вакыт кебек бит, юк, онытылмый) дәһшәтле сугыш кырларына алып китәләр. Уйлап карасаң, 80 яшьлек тормыш юлында әле һаман да тынгылык бирми торган 4 ел әллә ни күп тә түгел шикелле. Ләкин бит ул канлы сугыш еллары! Югыйсә бит, гади хезмәт тормышындагы елларда да күп истәлекле вакыйгалар булгандыр.
Ләкин шул онытылмаслык 4 ел һәм аның һәр мизгеле чын итеп хәтергә килә дә төшә:
- Кулыбызда укытучы дипломы булса да, без фронтка омтылдык, ләкин сугышка алмагач, дусларым Хәлитов, Мәүлетов белән, үзебез гариза язып, авиаучилищега укырга җибәрүләрен сорап берничә мәртәбә военкоматка бардык. Ниһаять, 1941 елның икенче августында безне Кемеровога укырга җибәрделәр. Утызлап кеше идек.
Ләкин очучы булырга Ходай язмаган икән шул миңа. Ике ай да укымадык, мине 7 малай белән Омскига бронепоездда артиллерист-наводчик булырга өйрәтергә алып киттеләр. Ә дусларым авиаучилищеда калганнар иде, ара өзелде, очучы була алдылармы-юкмы, белмәдем. Безне 1942 елның июнендә фронтка юнәлдек һәм Мәскәүдән ерак түгел тимер юл станциясендә беренче булып сугышны үз күзем белән күрүем булды – безнең поездны фашист самолетлары көчле бомбага тоттылар.
Поездыбызны шул разъездда көтеп торган шикелле, бик күп яудырды безнең өскә фашист бомбаларны, бик күпләр шунда, фронт исен дә исни дә алмыйча, һәлак булдылар. Ә исән калганнарны Мәскәү астында формировать ителгән 5 нче мотомехкорпуска күчерделәр. Көньяк-Көнбатыш фронты белән командовать иткән атаклы генерал-полковник Ватутин безнең 5 мехкорпус артдивизионның 50 нче мехбригадасы сафында сугышты.
Сугыш турында сөйләүләре Габделхак абыйга җиңелдән килми. Хәтере бай булган вакыйгаларны исендә тотса да, фронтта алган яра-контузияләр үзенекен итәләр: йөрәк чыгырыннан чыга башлый, куллар калтырый...
- Бар да хәтердә, үзем белән бергә сугыш кырларында булган дусларымның, командирларның барысының да исем-фамилияләрен әлегәчә исемдә тотам. Исән калганнары белән 1975 елдан башлап Мәскәүдә һәр елны диярлек күрешә идек...
Бигрәк тә Сталинград исемен әйтүгә, абыйның күзләре яшьләнеп китә. Беренче каты, шунда чолганышта калу, яралану, контузия алу – һич онытмассың.
- Хәзер уйлап торам да, үз-үземә һәм башкаларга да зур ышаныч белән әйтә алам. Әгәр дә ул еллардагы шикелле халыклар арасында дуслык, интернационализм, бер-берсенә ярдәмләшү булмаса – без ул сугышта җиңә алмаган булыр идек. Бу – һичшиксез. Бер генә мисал. Сталинград астындагы Тацицкая станциясендә круговой оборонада торганда, тыл белән элемтәбез өзелде, азыклар бетте, боеприпас һәм ягулык бетеп кенә бара. Шул вакыт безгә ярдәмгә башкорт кавалеристлары килде. Давыл шикелле ябырылып, фашистларны кырып салдылар һәм безнең танкларга юл ачтылар. Ыжгырып торган хәрби атларына, әйтерсең, сеңеп утырган башкорт егетләренең батырлыкларын тел белән генә әйтеп бетерерлек түгел, аны үз күзең белән күрергә кирәк. Ә бит бу хәл төнлә булды, көзге караңгылыктан файдаланып кырып салдылар башкорт туганнар фашистларны. Бик күп трофей һәм әсирләр эләкте безнекеләргә ул төнне....
- Сугышта катнашуыгыз һәм анда күрсәткән батырлыгыгыз өчен алган орден-медальләрегез турында Әхмәт Галимовның «Голос ветерана», «Тюменская правда» һәм «Яңарыш»та басылган «Кавалер ордена славы», «Батыр артиллерист» исемле язмаларны укырга туры килгән иде. Ә менә сугыштан соңгы хезмәт юлыгыз турында беркем дә белми. Кайда эшләдегез соң сез?
- Укытучы булырга миңа Ходай язмаган икән. Сугыштан соң Курганда алты айлык контролер-ревизор курсларын, аннары Омскида бухгалтерлар курсын тәмамлагач, башта элекке Байкал районында бухгалтер, ревизор-контролер булып эшләдем. Ә 1956 елдан 1969 елгача өлкәнең төньягындагы төрле районарында, Ханты-Мансийскның геофизик трестында шулай ук бухгалтер булып хезмәт иттем.
1969 елдан, Төмәнгә күчеп «Тюменьгеологоразведка», «Тюменьгазпромстрой», «Сибкомплектмонтаж» трестларының баш бухгалтер-ревизоры, бухгалтер булып эшләп пенсиягә чыктым, ләкин әле тагын 10 ел хезмәтемне дәвам иттем.
- Гаиләгез турында да берничә сүз әйтегез инде, Габделхак абый?
- Хатыным Рабига белән 4 бала үстердек, барысы да югары белемле, үзләренең специальностьләре буенча эшлиләр. Гаилә кордылар, безгә берсеннән-берсе матур һәм акыллы 6 онык бүләк иттеләр. Хәзер шулар өчен яшибез, хәлдән килгән кадәр әлегәчә кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.
- Сезнең ярдәмегезне, Габделхак абый, без дә гомергә онытасыбыз юк. Чөнки ерак 1990 елның сентябрь аенда әле «Яңарыш»ны яңа гына чыгара башлаган идек, сез иң беренчеләрдән булып безнең бер бүлмәле редакциябезгә килеп кердегез һәм: «Минем Тубылда яшәүче укытучым Якуб абый Зәнкиев «Яңарыш» татар газетасы чыгуы турында хат язган һәм ярдәм итүне сораган. Нинди ярдәм кирәк соң сезгә», - дидегез.
Утырырга урындыкларыбыз, өстәлләребез дә юк иде. Сез безгә өстәл-урындыклар алып бирдегез. Ә сез ясатып биргән сейф әле һаман бухгалтер бүлмәсендә тора. Сезнең истәлегегез итеп, кайда гына күченсәк тә, үзебездән калдырмыйбыз.
Икенче җиргә күчкәч, сез шулай ук шкафлар һәм төрле материаллар (ДВП, ДСП) бүләк иткән идегез һәм әлегәчә безне үзегезнең игътибарыгыздан ташламыйсыз.
Менә шундый сезнең шикелле миһербанлы, ярдәмчел дусларыбыз булганга күрә дә яши әлегәчә безнең «Яңарыш»ыбыз.
Азат СӘГЫЙТОВ.
(2003 ел).