Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә яшәүче җырчы-композиторлар, рәссамнар, Төмән өлкәсенең Көч экстримы федерациясенә нигез салучы һәм президентлары, Россия һәм дөньякүләм рекордсменнар, бөтендөнья баһадирлар лигасы вәкилләре Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларның «Храбрый Колобок» дип исемләнгән яңа китап презентациясе үтте.
Чара шәһәрнең А.Суханов исемендәге китапханәдә мәдәният, фән эшлеклеләре, иҗатташ дуслары катнашында булды. Рус телендә әкиятләрне оста укучы, шәһәрнең танылган лекторы, ветеран укытучы Татьяна Щукина чараны ачып, китап презентациясенә килүчеләргә, яңа китап авторларына җылы котлау теләкләрен юллады. Презентациядә «Храбрый Колобок» әкиятен Тубыл шәһәренең П.Ершов исемендәге драма театры актеры Евгений Пономарев укыды. Аны тамашачылар, кунаклар зур кызыксыну белән тыңладылар. Чарада катнашкан авторларның иҗатташ дуслары «Колобок» әкиятенең дәвамы итеп язылган «Храбрый Колобок»ны укып, авторларның баш геройны мактанчык түгел, ә батыр, дуслыкка, тынычлыкка чакыручы итеп күрсәтә алганнары турында фикерләрен әйттеләр. Бу чара турында Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар: «Колобок» әкиятенең дәвамын моннан 10 ел элек язган идек. Бу әкият герое ерткыч хайваннардан курыкмый. Ул куян, бүре, аю, төлке белән очраша. Әкиятнең ахыры белән килешмәгәнебезгә, бу әкиятнең дәвамы булырга тиеш дип карар чыгардык. Беренче язмаларыбызны танылган язучыларга, тел белгечләренә дә күрсәттек.
Алар хуплаганнан соң, иҗади хезмәтебезне дәвам иттек. Безнең үзебезнең бала-оныкларыбыз да китап укырга яраталар. Кече яшьләреннән «Колобок» әкиятен беләләр. Балаларның тормышында әкият зур урын алып тора. Кече яшьләреннән баланы шәхес итеп формалаштыруда балалар өчен иҗат ителгән әкиятләр, халык әкиятләре мөһим роль уйный. Начарны яхшыдан аера, дөреслекне яклый белергә өйрәткән әкиятләр, яңа китаплар чыгу бүген бик урынлы. Балаларга күбрәк яхшылык яманлыкны җиңеп чыгуына ышандырган әкиятләрне укырга кирәк. Без китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән Тубыл шәһәренең мактаулы гражданы Виктор Зыринга рәхмәтлебез. Китап Тубылның Сергей Жмуров нәшриятында 1000 данә белән басылды», - дип сөйләделәр. Китап матур, төсле иллюстрацияләр белән баетылган. Рәсемнәрне Хәсән белән Хөсәен үзләре ясаганнар. Бу китапны киләчәктә татар теленә тәрҗемә итү дә планлаштырылган. Китап яратучы якташларыбыз «Храбрый Колобок» әкияте белән Тубыл шәһәре китапханәләрендә таныша алалар. Чара авторлар башкаруында «Тубыл Гимны» белән йомгакланды. Арангуловлар китап яратучы дусларына, чарага килгән якташларына рәхмәтләрен белдерделәр. Шәһәрнең танылган җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларга тагын да югары иҗади уңышларга ирешүләрен һәм җылы теләкләрен юллыйлар.
Римма УМИТБАЕВА.