Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Таныш булыгыз - Лилия Ишмәтова. Ул Тубыл шәһәренең 16 нчы мәктәбен тәмамлап, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Мәктәптә, пединститутта укыган чорында төрле чараларда актив катнаша. Фотога төшерү белән шөгыльләнә, себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган татар теле түгәрәкләрендә, татар теле һәм радио тапшыруларны әзерләү студиясендә үзенең бөтен эшкә иҗади карашы белән җитәкчеләрен, укучыларны, студентларны сокландыра. Лилия укыган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмый. Теләк булганда киртәләрне җиңеп була. Лилия мөстәкыйль рәвештә татарча укырга өйрәнә. Себер татар мәдәният үзәгендә татар теле түгәрәкләрендә белем алган чорында өлкә һәм шәһәр күләмендә шигърият бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар ала. Студент елларында фотобәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Тубыл пединститутын кызыл диплом белән тәмамлап, Тубылдагы Россия Федераль салым хезмәтенең төбәкара инспекциясендә әйдәп баручы белгеч булып хезмәт юлын башлый.
Максатларына ирешергә көч, дәрт тапкан, тырыш булган Лилия Хәлим кызы: «Хәзер яшьләр өчен чиксез мөмкинлекләр бар. Теләк булганда иң кыю өметләрне тормышка ашырырга, алдыбызга куйган максатларга ирешергә була. Яшь гаиләләр өчен яңа мөмкинлекләр ачылып тора. Мин балачактан татар телен беләм. «Яңарыш»ны укып, яңалыкларны күзәтеп барам. Туган якларыбыз, татарлар тормышы, кызыклы хәбәрләр, күренекле шәхесләр турында уку белемебезне баета, үз халкым өчен горурлык хисләрен уята. Быел «Яңарыш» 35 еллык юбилейлы елын башлады. Халкыбызга күп яңалык алып килгән «Яңарыш»ка озын иҗади юл телим», - диде.
Лилиянең хезмәт һәм шәхси тормышындагы яңалыклары соңгы елларны да сокландырырлык. Үләртеш авылы егете Мәкъсум Ишмәтовка тормышка чыга. Тормыш иптәше - Нефтегаз университетын тәмамлаган белгеч. Яшь гаиләдә ике матур кыз үсеп килә. Лилия: «Азалия белән Розалия - гаиләбезнең мотиваторлары. Аларны без чиксез яратабыз, кызларыбыз безнең өчен иң дә мөһим кешеләребез. Яшь гаилә булсак та, шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. «Минем гаиләм - минем планетам» бәйгесендә катнашып «Минем гаиләм кадрда» номинациясендә, 2021 нче елны «Яшьләр элитасы»нда җиңү яуладык. Тормыш иптәшемнең гаиләсендә баянда, гармунда, аккардеонда уйнаучылар бар. Татар җырларын тыңларга, милли ризыклар пешерергә яратабыз», - дип әңгәмәбезне дәвам итте. Лилия хәзер декрет ялында. Буш вакытында милли- мәдәни яңалыклар белән кызыксынып яши. «Яңарыш» газетасын даими укып баручы дустыбыз да ул. Киләчәктә дә милләт җанлы яшьләргә бер-берләрен аңлап, ярдәмләшеп яшәргә язсын. Озын, бәхетле гомер юлында кызларыгыз өегезнең яме булып, ата-анасы сыман татар телен, гореф-гадәтләребезне белгән балалар булып үссеннәр. «Яңарыш» газетасы редакциясенә шатлыклы хәбәрләрегезне җибәреп торыгыз.
Римма УМИТБАЕВА.
Ишмәтовлар