Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Хәтердә булса, 2020 елда танылган телевидение алып баручысы Елена Малышева «Сәламәтлек» программасын төшерү төркеме белән Яркәү округының Кәеш авылында булып, җирле хатын-кызга өй шартларында ашыгыч кесарев кисеме ясаган, шуның белән әни һәм сабыйның гомерен саклап калган табиблар турында сюжет төшергәннәр иде. Ул чакта Елена Малышева Төмән табиблары үткәргән операцияне батырлык дип атады. Охшаш хәл Тубыл районы, Ләчек авылында кабатланды дисәк, бер дә арттыру булмас. Авыл фельдшерына бары операция ясарга гына туры килмәгән...
Фельдшер эше тулы фидакарьлек таләп итә һәм зур физик, әхлакый йөкләнешләрне, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычны, моннан тыш, гаять зур җаваплылыкны күздә тота. Нәкъ менә аңа авыруның халәтен күрә белергә, тиз реакциягә, корычтай нервларга, тиз эшләргә сәләтле булырга кирәк.
Тубыл шәһәрендә яшәүче йөкле хатын, бала табу йортына керер алдыннан, тормыш иптәше белән сазъяк авылында яшәүче әниләренә кунакка кайтып килергә була. Авылга алар яңа гына туңган сазлык юлыннан «Болотоход»ка утырып баралар. Кайтып җитеп, чәй эчәргә генә утырган арада йөклелекнең соңгы срогында булган хатын үзен авыр хис итә башлый. Ярдәмгә авыл фельдшеры Луиза Сөләйманова килә. Ул ашыгыч ярдәм сорап, катастрофалар медицинасы үзәгенең Тубыл бүлеге диспетчеры Светлана Кувалдинага мөрәҗәгать итә. Ә ул 3 нче өлкә хастаханәсе белгечләре - акушер -гинеколог Надежда Тайлакова һәм анестезиолог-реаниматолог, неонатолог Виктория Геращенко белән оператив рәвештә конференц-элемтә оештыра. Аларның ярдәме белән Луиза Әмрулла кызы баланы кабул итә һәм әни кешегә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтә.
- Һава шартлары санитария авиациясенә тиз генә очып килергә мөмкинлек бирмәде. Ләкин ярдәм бер генә минутка да туктамады. Коллегаларымның рекомендацияләре, профессиональлекләре миңа көч, күңелемә тынычлык, ышаныч бирде, ә бу әни белән яңа туган баланың хәлен тотрыклыландырырга ярдәм итте.
Һава торышы яхшыру белән, 3 нче өлкә хастаханәсенең санитария авиациясе бригадасы авылга очып килде һәм әни белән бала, алга таба күзәтү өчен перинаталь үзәккә озатылдылар. Шулай итеп 4 балалы Сөләймановлар гаиләсендә авырлыгы 3 кг 670 грамм, ә буе 54 сантиметр булган сау- сәламәт кыз туды, - дип сөйләде Луиза Әмрулла кызы.
Луиза Сөләйманова авылда фельдшер булып официаль рәвештә 10 елдан артык эшли. Әмма Тубыл медицина училищесын тәмамлап, Ләчек авылына килен булып төшкәннән бирле (30 елдан артык), авыл фельдшерының алыштыргысыз ярдәмчесе булды. Шуны да әйтергә кирәк: өй шартларында бала тудыру очраклары сазъяк арты авыллары өчен яңалык түгел. Шушы еллар эчендә Луиза Әмрулла кызы профессиональлеге белән биштән артык балага дөньяга килергә, әниләренә сау- сәламәт калырга ярдәм иткән.
Рәүфә КАНГАЗИНА.