Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Милли-мәдәни автономия яңалыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәр татарларының милли–мәдәни автономиясе советы яңа елга планнары белән танышып, узган 2025 нче елга йомгак ясап, нәтиҗәле проектлары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Шәһәрнең 15 нче мәктәбендә узган җыелышка килүчеләрне мәктәп директоры Әлфия Петухова, шәһәр автономиясе рәисе Нурилә Шамратова сәламләделәр. Автономия рәисе урынбасары Сәет Хисмәтуллин, совет әгъзалары Фәннур хәзрәт Казыймов, Радик Фәизов чыгыш ясадылар. Совет рәисе Нурилә Бахмет кызының узган елда башкарылган эшләре турында хисабын тыңладылар. 2024 нче елдан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкаручы Нурилә Шамратова ел дәвамында оешма эшенең төп максаты - татар халкының үзенчәлеген саклау, телне, милли мәдәниятне үстерү буенча үткәрелгән чаралар турында чыгыш ясады. Аның хисап чыгышы экраннан фотопрезентация белән баетылып күрсәтелде.

5-1-26

Тубыл шәһәрендә узган Халыклар дуслыгы фестивале, татар мәдәнияте көннәре, «Татарча диктант» акциясен оештырып үткәрелүе һәм башка әһәмиятле чараларга игьтибар бирелде. Узган ел шәһәребездә узган өлкә Сабан туе оешкан рәвештә, бердәмлектә үткәрелүе турында сөйләде. Бу вакыйга күпмилләтле шәһәр халкының, мәдәниятләрнең дуслыгы, бер-берләренә карата хөрмәтен күрсәтте. Автономия әгъзалары узган ел махсуслаштырылган семинарларда катнашып, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, квалификацияләрен күтәрүдә актив катнашалар. Җыелышта катнашучылар агымдагы елда да милли-мәдәни чараларда актив катнашачаклары турында белдерделәр. Совет әгъзалары - Фәннүр хәзрәт Казыймов, Радик Фәизовның махсус хәрби операция зонасына барып кайтулары турында чыгышлары игътибарны җәлеп итте, Ватанга хезмәт итүчеләргә ярдәм итүнең кирәклеген, мөһимлеген раслады.

Мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Әхтәм кызы: «Шәһәр думасы депутаты буларак, совет әгъзаларына татар халкының мәдәни байлыгын һәм традицияләрен саклауга, илебездә яшәүчеләрнең үзара ихтирамын һәм теләктәшлеген ныгытуга юнәлтелгән эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе ел «Россиядә халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Һәм безнең уртак эшчәнлегебез менә шушы мөһим миссиягә – илебез халыклары арасында узара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга багышланачак. Безнең шәһәр һәрвакыт дуслык, татулык символы булсын. Яңа елда да уңышлы, мөһим чаралар үткәрергә язсын», - диде. Ел дәвамында милли-мәдәни чаралар үткәрүдә актив катнашкан татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары өлкә милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836