Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
2026 елның 1 январеннан Төмән муниципаль округында рәсми рәвештә яңа административ-территориаль структура гамәлгә керде. 20 авыл җирлеге администрациясе урынына 10 территориаль идарә төзелде.
Бу карар инде документаль рәвештә рәсмиләштерелгән һәм үз көченә кергән. Нәрсә үзгәргәнен һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген безнең укучыларыбызга ачыкларга тырышып карыйк.
Формаль яктан нәрсә үзгәрде:
1. Идарә берәмлекләренең саны 20 дән 10 га кадәр кыскартылды.
2. Идарәләр эрерәк була башлады: бер территориаль идарә хәзер кайчакта бер-берсеннән шактый ерак урнашкан берничә торак пунктны берләштерә.
3. Исемнәр һәм чикләр яңартылган, әмма территориаль бүлекләр территориаль идарәләр эчендә сакланып калган.
4. Территориаль идарәләр һәм территориаль бүлекләр «халык өчен гадәти урыннарда» эшләвен дәвам итә, дип хәбәр ителә.
Мөмкин булган плюслар:
1. Идарәне үзәкләштерү - карарлар функцияләрне кабатламыйча, тизрәк кабул ителергә мөмкин.
2. Бюджетны оптимальләштерү - административ берәмлекләр никадәр азрак булса, идарә чыгымнары шулкадәр азрак.
3. Ресурсларны планлаштыруга, төзекләндерүгә һәм бүлүгә бердәм якын килү.
Мөмкин булган куркынычлар:
1. Хакимиятнең халыктан ерак булуы. Идарә территориясе никадәр зуррак булса, конкрет бистәләрнең локаль проблемаларын исәпкә алу шулкадәр катлаулырак.
2. Җаваплылыкның билгесез булуы - конкрет ишегалды, юл яки йорт өчен кем җаваплы икәне һәрвакытта да аңлашылмый.
3. Территориаль идарәләр җитәкчеләренә йөкләнеш күп тапкырлар арта, димәк, күп нәрсә системага түгел, ә җитәкченең шәхесенә бәйле булачак.
Төп сорау:
Иң мөһиме - структура атамасында да, картада да түгел. Иң мөһиме - халык проблемалары (юл, яктырту, торак-коммуналь хуҗалык, җыю, куркынычсызлык) ничек тиз һәм нәтиҗәле хәл ителүе белән бәйле. Әгәр үзгәрешләр идарә сыйфатын яхшыртуга китерсәләр - реформа акланачак. Әгәр халык «әйләнә буйлап йөрү» һәм кире элемтәне югалту белән очрашса — бу шактый тиз ачык күренәчәк.
Яңа территориаль бүленеш - ул инструмент, ә нәтиҗә түгел. Аның нәтиҗәлелеген практика гына күрсәтәчәк: гражданнарның мөрәҗәгатьләре, реакциянең тизлеге һәм урыннарда реаль эш күрсәтү. Фактлар буенча күзәтәчәкбез, теркәячәкбез һәм нәтиҗәләр ясаячакбыз.
Төмән округы төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).