Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән өлкәсендә яшәүче ике кеше «Безнең заман герое» номинациясендә «Яшьләр вакыты» премиясе җиңүчеләре булдылар. Аларның берсе – газетабыз укучыларына яхшы таныш танылган «Батыр» бокс клубы тренеры Марат Кәримовның улы Радик беренче урын алса, клубта тәрбияләнүче Илларион Якубович өченче урын алуга иреште.
Радик Кәримов - бокс буенча Россиянең спорт мастеры, махсус хәрби операциядә катнашучы Ватан сакчысы. «Беренче линия»дә штурмчылар подразделениесендә хезмәт итә. Авыр яралана, берничә операция кичерә һәм рингка кайта. Бүген ул Төмәннең «Воин» спорт әзерлеге үзәгендә инструктор булып эшли, МХОдә һәлак булган геройлар истәлегенә багышланган бокс буенча турнирлар оештыру белән шөгыльләнә.
Радик Марат улының бала вакыттагы уңышлары турында «Яңарыш» газетасында язганыбыз да бар. Хәзерге җиңүләре – шул күркәм башлангычның матур нәтиҗәсе булып торалар.
Радик 3 яшеннән гимнастика белән шөгыльләнә башлый. 5 яшендә биюгә китә һәм шул вакытта боксны да үзләштерергә керешә. «Характеры һәрвакыт ут иде. Йөрәкле. Гел алга гына омтыла һәм бернәрсәдән дә курыкмый иде. Шуңа күрә беренчеләрдән булып Ватаныбызны сакларга фронтка китте дә инде», - дип сөйли малае турында Марат Әхсән улы.
Мәктәптән соң, техникумда җир кадастры белгечлеген алып чыга. Аннары бар көчен спортны үстерүгә бирә. 24 яшьлек егетнең тынгысыз йөрәге егетләрнең яу кырында илебез тынычлыгын сакларга омтылуларын читтән генә күзәтеп кала алмый. 2022 елның апрелендә үк Радик та шунда юнәлә. Әти-әнисенә дөресен әйтми, әлбәттә. Аларның күңел тынычлыгын сакларга тырыша.
МХОдә сугышның алгы сызыкларында була ул. 500 метрдагы дошманга каршы ут ача. Җиңү алар ягында була. Ләкин уйламаганда янында снаряд шартлый һәм аны тиз арада шуышып рациядән үзләренә ярдәм чакыра алуы, хезмәттәшләренең булышуы гына коткарып кала. Инде, якты дөньяда соңгы минутларымдыр, дип уйларга да өлгерә. Тик көчле спортчының тормыш сукмагы дәвам итә. Авыр яралары әкренләп төзәлә башлауга, Радик спортка таба борыла башлый, үзендә шөгыльләнергә көч таба. Врачларның, башка рингка баса алмассың, диюенә карамастан, үҗәтлеге, яңа сынауларга әзер булуы нәтиҗәсендә бокс рингында да көрәшә алырлык хәлгә килә, җиңүләр яулый. Әле алга таба тагын да чемпион булырга хыяллана. Тренировкалар белән реабилитация вакыты күпкә кыскара. Бокстагы хәрәкәтләреңне алдан уйлап эш итү тәртибе аңа тормышта гел булыша.
Радик Марат улының үткән ел өлкәбез чибәре, «Татар кызы» Бөтенроссия бәйгесе финалында катнашкан Лилия Сәйдуллина белән никах туйлары да үтте.
«Батыр» бокс клубыннан 30лаган спортчы МХОдә катнашалар. Батырларча һәлак булучылар хөрмәтенә ярышлар үткәрелә, ә яралар белән кайтучылар өчен тизрәк аякка басу мөмкинлекләре тудырыла. Травмаларга да карамастан, спорт белән шөгыльләнгән МХО ветераннары тыныч тормышта сәламәтлекләренә зыян китерүчеләргә дә үрнәк, аларга үзеңне җиңеп, үз көчеңә ышанып тырышырга кирәклегенә мисал булып торалар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.