#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: на Вагайской земле сильны традиции трудолюбия. Вагай районы үзенең 95 еллыгын социаль-экономик үсеш буенча лаеклы күрсәткечләр белән каршы алды. ”Вагай җирендә эш сөючәнлек традицияләре көчле, ә иң мөһим байлыгы – үзләренең казанышлары белән якташларының, Төмән өлкәсенең һәм илебезнең тормышын яхшыртучы кешеләре”, - диде регион башлыгы үзенең тәбрикләү чыгышында.

Вагай терлекчеләре һәм икмәк уручылары, балыкчылар һәм урман әзерләүчеләр, башка һөнәр вәкилләре Төмән өлкәсенең социаль-экономик потенциалын ныгытуга зур өлеш кертәләр. Яңа инвестицион проектлар, кече бизнес гамәлгә ашырыла, инфраструктура яхшы якка үзгәрә, район үзәге һәм авыл җирлеге төзекләндерелә, дип билгеләп үтте губернатор һәм Вагай районының 4 кешесенә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләрен тапшырды.

* * *

Дни культуры северных районов в Тюменской области. Төмәндә “Кедр” азсанлы халыклар мәдәният үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Биредә халык кәсебе, “Северные узоры” декоратив-кулланма сәнгате күргәзмәләре эшләде, шулай ук болан тиресе, сөяктән скульптуралар, агачтан көнкүреш әйберләрен күрергә булды. Теләүчеләр өчен сәйләннән бизәкләр үрү, ненецларның саклану әйберләрен (оберег), хантыларның бизәкләрен ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

16 декабрь көнне Уват районында төньяк халыклары мәдәнияте көннәре кысасында “Легенды седого Иртыша” дигән мәдәни-спорт бәйрәме узачак. Төмән өлкәсендә Уват районы азсанлы халыкларның традицион яшәү һәм хуҗалык эшчәнлеге территориясенә кертелгән.

* * *

Александр Моор: развитие медицины во многом определяет качество жизни каждого человека. «Университетская клиника» конференциясе Төмән өлкәсенең теория һәм практика медицинасының алдынгы белгечләрен җыйды. Губернатор А.Моор регионның сәламәтлек саклау үсеше өчен форумның әһәмиятлелеген билгеләп үтте. 4 декабрь көнне ул конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясады һәм пленар секциядә катнашты. “Белем алу һәм практик медицинаның үсеше, бу өлкәдә заманча казанышлар – һәр кешенең яшәү сыйфатын ачыклый. Безнең өчен медицина фәненең алдынгыларын кабул итү горурлык, аларның күбесе безнең партнерларыбыз”, - дип билгеләп үтте.

Конференциядә галимнәр эшлиләр, аларның күбесе Төмән өлкәсендә сәламәтлекне саклау проектын гамәлгә ашыру буенча актив катнашалар. Хөрмәтле кунаклар арасында Россия фәннәр академиясе академигы Владимир Крылов, РФ хакимияте каршындагы аналитик үзәк җитәкчесе урынбасары профессор Нелли Найговзина, академиклар Марк Курцер һәм Александр Румянцев, А.И.Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты ректоры Олег Янушевич та бар иде.

* * *

В Тюмени состоялся форум “Жизнь без преград”. Бөтенроссия инвалидлар көненә багышланган форумда 250 кеше катнашты: иҗтимагый оешмалар, психология, медицина, педагогия комиссияләре вәкилләре, ата-аналар һәм аерым белемгә ихтыяҗы булган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче укытучылар. Мероприятиегә әзерлек һәм оештыру эшләрендә белем учреждениеләре системалары актив эш алып бардылар.

Декабрьнең беренче атнасында мәктәп директорлары урынбасарлары һәм логопедлар Мәскәүнең “Практик” үзәгенең методисты Ольга Ишимованың семинарларында булдылар. Ә форумның икенче атнасы “Школа родительского мастерства” дигән темага багышланган иде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836