#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бөтенроссия татар матбугаты фестивале узды

последние и лучшие новости искусства в мире

50-1Бөтендөнья татар Конгрессы оештыруында 6-8 декабрь көннәрендә илебезнең төрле төбәкләрендә татарлар тормышын чагылдыручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Казан шәһәренә форумга җыелдылар. Чараның беренче көнендә 50гә якын татар журналисты Бөтендөнья татар Конгрессы бинасында түгәрәк өстәл каршында очраштылар. Алар арасында Төмән шәһәреннән “Яңарыш” өлкә татар газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова, журналист Рәүфә Кангазина һәм “Дусларга сукмак” радиотапшыруы редакторы Диана Хәлилова да бар иде. 19 төбәктән килгән каләм иясен Бөтендөнья татар Конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җылы каршылап, хәлләр белешкәннән соң, форум эше язучы Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” әсәре буенча төшерелгән фильмны карау белән башланып китте.

Аннары журналистларны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләп, 2019 елның ахырына якынлашуын, елга йомгак ясарга вакыт җитүен искәртеп, киләсе елда бик зур эшләр, күп кенә мөһим чаралар көтелүен әйтте. Мәсәлән, ТАССРның 100-еллыгы, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы, Татарстан Президентын сайлау, Халык санын алу һ.б. “Сез, татар журналистлары, татар халкының горурлыкларын да, булган проблемаларын да күрсәтергә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ул форум катнашучыларына. Түгәрәк өстәл янында “Россия регионнарында татар журналистикасы” дигән тема буенча сөйләшү, фикер алышулар барды. Замана бездән универсаль журналистлар таләп иткәнен исбатлап: “Безнең журналистлар төрле форматта эшли. Алар бер мәгълүматны электрон газетага да, журналга да, балалар журналына да, социаль челтәрләр өчен дә яраклаштырып бирә беләләр”, - диде Башкортостан Республикасының “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. Социаль челтәрләрдә һәр хезмәткәргә үз аккаунтларына 5000 дус җыеп, язмаларын “бит”ләренә репост ясап, укучылар санын арттыру - төп бурыч итеп куелган. Баш мөхәррир әйтүенчә, хезмәт хакы да шул укучылар санына карап түләнә. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да яшьләрнең газета укымауларын ассызыклап, укучыларын югалтмас өчен сайт һәм социаль челтәрләр белән актив эшләгәннәрен әйтте. Ә Башкортостанда иң зур тиражлы газеталарның берсе – “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов: “Күпчелек газеталар электрон версияләрен үстерү белән мәшгуль булса, безнең төп омтылышыбыз басма форматны шушы дәрәҗәдә саклап калу. Газетабызга язылучылар санын 10 меңнән дә киметмәскә дигән бурыч белән яшибез”, - диде. Чара барышында журналистларны борчыган проблемалар да каралды. Һәм киләсе елда уздырылачак халык санын алу вакытында төбәкләрдә яшәүче татарларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтү, аларны төркемнәргә бүлгәләү омтылышларына каршы торуда татар журналистларының бергәләп эшләргә тиешлеге искәртелде.

Форум кысаларында “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйсендә җиңүчеләрне һәм Бөтендөнья татар Конгрессы сайтына даими рәвештә яңалыклар язып, җибәреп торучыларны бүләкләделәр. Алар арасында „Яңарыш” газетасы журналисты Римма Умитбаеваның булуы безне сөендерде. Шулай ук биредә Бөтендөнья татар Конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы, “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, халыкара ассоциациясе президенты Ризидә Хөсәинова белән берлектә уздырылган «Татар табыны-2019» бәйгесендә катнашып югары урыннарга, Гран-прига ия булучыларны да данладылар.

Губернаторда кунакта

Икенче көнне журналистлар Ульяновск шәһәренә юл алдылар. Биредә аларның эш көне Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашудан башланды. Өлкә җитәкчесе кунакларны бик җылы каршылап, Ульяновск өлкәсенең социаль-икътисади хәле белән дә таныштырды. Ул үзенең сәламләү чыгышында: “Бездә 124 милләт вәкиле дус-тату яши, беркайчан да аңлашылмаучанлык булганы юк. 150 мең татар гомер итә. Алар арасында милләт җанлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы актив шәхесләр күп”, - дип, 30 еллыгын бәйрәм итүче “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимовка Рәхмәт хаты тапшырды. Һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинны шулай ук Рәхмәт хаты һәм милләт алдындагы казанышлары өчен Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелүе белән котлады. Форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар Конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чын күңелдән губернаторга: “Васил Шәйхразиев һәм бүгенге очрашуда катнашучы журналистлар исеменнән, татарларга шундый зур игътибарыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар телибез”, - диде. Өлкә җитәкчесе кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде һәм шаяртып: “Дед Мороздан булмаса, Сергей Морозовтан булсын”, - дип, һәркемгә татлы бүләкләр өләште, теләүчеләр белән фотога төште.

Шул көнне II нче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары форумының катнашучылары Ульяновск шәһәренең татар мохите, “Өмет” газетасы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы һәм татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышып, Сембер типографиясе музеенда, В.Ленин исемендәге өлкә китапханәсендә булдылар, Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ә кичен татар мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле җырчылары катнашкан матур концерт карап, ял иттеләр. Узган форумга нәтиҗә ясап Гөлназ Шәйхи: “Бирегә татар халкы, теле саклансын, татар мәктәпләре, мәдәнияте, газета-журналлары булсын дип җан атып яшәүче шәхесләр җыелган. Алга таба да халкыбызга хезмәт итеп, бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын. Әлеге зур чараны оештыруда күп көч, матди, рухи ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Ульяновск өлкәсе губернаторы, шәһәр хакимияте, федераль һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836