#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Ветераннарга хөрмәт белән” акциясе колач җәя

последние и лучшие новости искусства в мире

50-10“Илһам”, “Альянс”, “Оптимист” иҗтимагый оешмалары, өлкә иҗтимагый палатасы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы тырышлыгы белән оештырылучы «Ветераннарга хөрмәт белән» өлкә проекты үзенең изге эшен дәвам итә. Белгәнебезчә, әлеге чара Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, Төмән районы, Шыкча, Ялутор районы, Аслана мәдәният йортларында бик күңелле үтеп, һәркемнең хәтер түрендә якты мизгел булып саклана. Чара кысаларында округ ветеран оешмалары активистлары иҗади күргәзмәдә, «Көйне тап» интерактив уенында катнаштылар, алар өчен "Урал-Себер бизәкләре" дигән тема буенча мастер-класслар үткәрелде. Күргәзмәдә ветераннар үзләренең иҗади кул эшләрен тәкъдим итеп, чарага пешереп китергән тәмле ризыкларының рецептлары белән дә уртаклаштылар...

17 нче декабрь көнне “Ветераннарга хөрмәт белән” чарасы Юргинское авылында уздырылды. Бу турыда безгә “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин хәбәр итте. Ул: ”Әлеге очрашу ике бүлектән торды. 50-11Тантаналы өлешендә ветераннарны хөкүмәт вәкилләре сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары өлкәнең иң күренекле артистлары чыгыш ясап, әби-бабайларны сөендерделәр. Бәйге өлешендә Начало формыветераннар “Үз кулың белән эшләнгән” һәм “Үзең пешергән ризык” номинацияләре буенча ярыштылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Аннары без, оештыручылар, өлкәннәр белән бергә аралаша-сөйләшә чәй эчтек. Юргинское районы хакимият башлыгы урынбасары Татьяна Подвальных әйтүенчә, яшь буынның өлкәннәребез турында кайгыртуы, алар белән аралашуы, тәҗрибәләр белән уртаклашуы ветераннарыбыз өчен бик мөһим. Мин дә аның фикерен хуплыйм. Киләчәктә дә мондый чаралар уздыруны дәвам иттерәчәкбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836