#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Память, которая нас объединяет! Төмәндә “локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булган хәрби төмәнлеләргә” мемориаль комплекс ачылды. Митингта хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби конфликтлар ветераннары, ТВВИКУ курсантлары, хакимият вәкилләре, дин әһелләре, шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе бүлеге рәисе Валентин Глушко һәйкәл кую идеясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Проектны гамәлгә ашыруда күпләр ярдәм итә.

* * *

Целый ряд сельских грунтовых дорог получат твердое покрытие в 2020 году. Өлкәнең авыл муниципалитетларында регион әһәмиятендәге юлларны ремонтлауның финанслау күләме 2020 елга ике тапкырга диярлек артачак. Өлкә әһәмиятендәге юлларның гомуми озынлыгы 8,8 мең чакрым, муниципаль юллар – 9,2 мең чакрым. Ел саен өлкәдә 500 чакрым юл ремонтлана.

* * *

Тюменская область и “Российские железные дороги” подписали соглашение о сотрудничестве. Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм Свердловск тимер юлы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре турында губернатор Александр Моор һәм Свердловск тимер юлының “РЖД” оешмасы филиалы начальнигы Иван Колесников сөйләштеләр. Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары”н озын гомерле һәм конструктив мөнәсәбәтләр бәйли. “Төбәк икътисадының үсеше сыйфатлы оештырылган һәм өзлексез тимер юл транспорты белән йөкләр һәм пассажирлар ташудан башка күз алдына да китереп булмый. Төмән өлкәсе бюджетында ел саен регион халкы өчен тарифны социаль яктан уңайлы дәрәҗәдә саклый торган субсидияләр каралган”, - дип сөйләде губернатор һәм киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында кызыксынуын белдерде.

* * *

Тюменская область получила грант за эффективную работу главы региона и органов исполнительной власти. Грант – губернатор Александр Моор һәм региональ башкарма хакимият органнары эшенең югары нәтиҗәлелеге нәтиҗәсе. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән субъектларны бүләкләү турындагы федераль хөкүмәт күрсәтмәсенә премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйды. Төмән өлкәсе – лидерлар рәтендә, регион 1,5 млрд сум тирәсе акча алачак.

* * *

Тюменские врачи создали вещество, заживляющее раны. Ул, шул исәптән биологик чыгыш ярдәмендә, тышча (оболочка) ясарга һәм теш күзәнәкләренә тәэсир итәргә сәләтле. Сынаулар нәтиҗәсендә медиклар тире катламын торгызу вакытының ике тапкыр кыскаруы турында исбатланган нәтиҗә алдылар. Препаратны киселгән һәм пешкән вакытта, шулай ук косметологиядә һәм хирургиядә кулланалар.

* * *

Московские эксперты высоко оценили уровень онкологической помощи в регионе. Өлкә үзәгенә онкологиянең Милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре делегациясе килеп китте. “Төмән өлкәсендә гамәлгә ашырылган онкологик ярдәм системасы турында әйтсәк, диагностиканың югары дәрәҗәсен билгеләргә кирәк. Барлык кирәкле җиһазлар да бар, кадрлар белән тәэмин итү шактый югары дәрәҗәдә”, - дип бәяләделәр Мәскәү экспертлары. Белгечләр регионда гамәлгә ашырылган онкологик авыруларны иртә ачыклау системасын билгеләделәр. Барлык клиник бүлекчәләрнең медицина документларына комплекслы анализ аны алып баруның югары дәрәҗәсен, шул исәптән кәгазь документ әйләнеше булмауны күрсәтте.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836