#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия Президенты Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

50-11 нче декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин эшлекле визит белән Тубыл шәһәрендә булды.

Нефть химиясе үзәгенә әверелгән Тубыл шәһәрендә ул дөньяда һәм илебездә иң эре, заманча комплексларның берсе булган “Сибур”ның “ЗапСибНефтехим” оешмасына килде. Полиэтилен һәм полипропилен җитештерү буенча нефть химиясе комплексын 2013 нче елны Владимир Путин тантаналы рәвештә үзе ачкан иде.

Төзелеш эшләре 2019 нчы елның маенда тәмамланган комплексның бүгенге көндә нинди эшләр башкаруы белән таныштырып, илебез башлыгына предприятие продукциясе - полиэтилен, полипропилен гранулаларын күрсәттеләр. Бу чималдан торбалар, пленка, медицинада кирәкле эшләнмәләр җитештерәләр. Бу проектны тормышка ашыру 2020 нче елда илебездә полимерлар чыгару мөмкинлекләрен ике тапкырга арттырган. Чималны эшкәртү тирәнлеген үстерүдә яңа мөмкинлекләр биргән ”ЗабСибНефтехим” оешмасы ике миллион тоннадан артык продукция җитештерергә сәләтле, аның төп өлешен полиэтилен һәм полипропилен тәшкил итә.

Россиядә нефть, газ, химия тармакларының стратегик үсеше буенча барган онлайн киңәшмәдә Владимир Путин нефтькә ихтыяҗ буенча фикерләрен әйтте. Ул дөньяның нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗның еллык уртача үсеш темпы 4 % көтелә, якындагы биш елда 1%, аннары кими башлаячагы турында да әйтеп узды. Президент үзенең чыгышында безнең җитештерүчеләр сыйфатлы продукцияне үстереп, импортка бәйлелекне киметеп, эчке ихтыяҗларны гына тәэмин итеп калмыйча, глобаль базарда тагын да зуррак позицияне дә алырга сәләтле булганын, моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр барлыгы турында сөйләде. Югары квалификацияле кадрлар, алдынгы техника, куәтле чимал базасы барлыгын билгеләде. Бу перспективаны максималь рәвештә кулланырга кирәклеге турындагы фикерләрен дә җиткерде. Нефть-газ химиясен үстерү буенча киңәшмә нәтиҗәләрендә яңа проектлар дәүләт ярдәменнән файдаланырга тиешле, чөнки алар эш урыннарын булдыралар һәм регионнар өчен үсеш ноктасы булып тора диелгән. Коммуналь өлкәдә полимердан продукцияләрне киңрәк куллану өчен берничә адымны гамәлгә ашырырга, экологик стандартларны да үтәргә кирәк. Климатка һәм экологиягә тискәре йогынтыны киметү өчен икенчел полимердан файдалану тәкъдим ителде.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашуда Владимир Путин өлкәбездә демографик күрсәткечләргә, халык саны үсешенә уңай бәя бирде. Проблемалы сорауларга губернаторның игътибарын юнәлдереп, авария хәлендәге йортлар, йогышлы авырулар, су ресурсларның пычрануы кебек темалар каралды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836