#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәфкатьлелек бизи кешене

последние и лучшие новости искусства в мире

50-73 декабрь - Халыкара инвалидлар көне кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре традициягә кереп өлгергән «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясен уздырдылар. Әлеге чараны алар ел саен мөмкинлекләре чикле булган якташларына шатлыклы мизгелләр бүләк итеп рухын, кәефләрен күтәрү, күңелләренә тынычлык иңдереп, киләчәккә өмет, ышаныч уяту максаты белән оештыралар. Бу турыда безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- Беренче тукталышыбыз – Күлавылда, ярты гасыр бәхетле гаилә корып яшәүче Асия һәм Харис Хәлидуллиннар йортында булды. Хөрмәтле ирле-хатынлы Хәлидуллиннар 5 бала үстергәннәр, бүгенге көндә аларның 7 оныклары һәм 4 нәбәрәләре бар. Балалары үз гаиләләрен булдырып, төп йорттан таралышканнар. Хәзер әти белән әни уллары Илгиз тәрбиясендә яшиләр. Музыкаль кичә барышында Аслана авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Мәнсүрүрә апа Заһидуллина язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм чын күңелдән яратып яшәгән якташларыбызга теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Очрашу барышында Асия апа белән Харис абыйга, башкаларга карата мәрхәмәтлелек һәм игелек символы булып исәпләнгән «Мәрхәмәтле йөрәк» дип язылган кәгазьдән ясалган «йөрәкләр» бүләк иттек. Шулай ук артистларыбыз матур җырлар, шигырьләр башкардылар. Кичә бик күңелле үтте, бу кунакчыл йорттан бер дә чыгасы килмәде, чөнки әлеге аралашудан без дә, хуҗалар да чын-чынлап зур канәгатьлек хисе кичердек, - дип сөйләде ул.

Халыкара инвалидлар көнен Рауды һәм Кулик авылларында да бик күңелле билгеләп үттеләр. Көн салкын булуга карамастан, күчмә мәдәният комплексы артистларын автоклуб тукталышының һәр ноктасында шатланышып каршыладылар. Очрашуларда бик күп игелекле сүзләр, җылы теләкләр яңгырады. Чараны алып баручы Зәйтүнә Корманова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш юллары, хезмәт казанышлары турында сөйләде, нәтиҗәле һәм кызыклы хезмәттәшлек, инициативалы булулары, битараф булмаганлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм активистларга зур булмаган иганәчелек бүләкләре тапшырды. “Тамаша” фольклор-ансамбле тырышлыгы белән бәйрәм концерты оештырылды.

- Без балалар клубы активистларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Халыкара инвалидлар көнендә волонтерларыбыз кулдан открыткалар ясап, котлау сүзләре белән Рауды, Бумаер авылларындагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар янына бардылар. «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясе безнең ярдәмчеләребез - Рузилә Нурмөхәммәтова (Рауды), Эллина Зәйнуллина, Ләйлә Галиеваның игелекле йөрәкләре ярдәмендә бик уңышлы узды, - дип өстәде Ильяс Бакиев.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836