#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В регионе продолжается строительство сельских школ. Төмәндә “Кристалл” торак комплексында балалар бакчасы төзелеше 2021 елның октябрендә тәмамланачак. Эшләр Уват, Вагай, Төмән һәм Тубыл районнарында бара. Мәктәпләрнең бер өлеше агач биналарны алыштыру буенча өлкә программасы тарафыннан төзелә. Моннан тыш, “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә торган мәктәпләр дә бар. Тубыл районы, Хмелева авылында 60 урынлы мәктәп төзелеше дәвам итә. Шундый ук мәктәп Уват районының Горнослинкино авылында барлыкка киләчәк. Агач биналарны алмаштыру программасы кысаларында өлкәдә 31 мәктәп төзелеше планлаштырылган. 14 мәктәп үтеп керергә авыр булган районнарда төзеләчәк. Вагай районында Курья поселогында, Индәр, Касьяново авылларында төзелеш бара.

* * *

В Тюменской области ввели единый телефонный номер 122 по COVID-19. Номер техник яктан региональ автомат телефон станциясенә (АТС) коммуникацияләнгән. Көн саен анда 300ләгән мөрәҗәгать килә. Өлкә губернаторы Александр Моор әйтүенчә, Төмән белгечләре тарафыннан башкарылган хезмәт регион кайнар линияләрен бердәм системага берләштерү буенча тәүлек дәвамында хөкүмәт йөкләмәсен үтәргә мөмкинлек биргән.

* * *

Сбербанк профинансировал приобретение 46 машин скорой помощи для Тюменской области. Саклык банкының Көнбатыш-Себер бүлеге Төмән өлкәсе медицина учреждениеләре өчен ашыгыч ярдәм машиналары сатып алуны финанслады. 157 млн сум күләмендәге кредит линиясе “Автоград ГАЗ” компаниясе тарафыннан ачылды. Аңа яңа техника сатып алуга дәүләт заказы бирелгән. Төмәннең ашыгыч ярдәм станцияләре 13 машина алды. Калган 33 машина Тубыл, Ишим, Ялутор шәһәрләре һәм кайбер авылларның медицина учреждениеләренә озатылды. Автомобильләр заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

* * *

Тюменцы стали финалистами всероссийского конкурса “Доброволец России–2020”. Алар – Павел Притупа һәм Вера Төхвәтуллина. “Төмәнлеләр номинациядә җиңү яуламадылар, әмма алар безнең өчен җиңүчеләр. Изге гамәлләре, күңел киңлеге һәм риясыз ярдәмнәре өчен барлык ирекле булышучыларга рәхмәт!” – дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

В тюменских больницах установят новые компьютерные томографы. Бер аппарат инде 5 нче поликлиника базасында эшли башлады. 2 нче поликлиникада компьютер томографын монтажлау тәмамланып килә. Тиздән 8 нче поликлиникага өченче КТ кайтачак.

* * *

Тюменская область подписала соглашение о сотрудничестве с “Газпром недра”. Килешүгә өлкә губернаторы Александр Моор һәм компаниянең генераль директоры Всеволод Черепанов кул куйдылар. “Проект Төмән өлкәсендә технологияләр булдыруның бөтен циклын – фәнни эшкәртмәләрдән алып аларны промышленность җитештерү һәм гамәлгә кертүгә кадәр реальләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип сөйләде губернатор.

* * *

Тюменский молочный комбинат вошел во “Всероссийскую Книгу Почета”. Мондый исемгә “Золотые луга” компаниясе филиалы “Ситниковский” сөт комбинаты лаек булды. Бу сөт заводы Төмән өлкәсенең иң борынгы предприятиеләренең берсе. 2022 елда оешма үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Завод беренче куертылган сөт продукциясен 1932 елның 1 мартында бирә, аңа шунда ук югары бәя куела. 1942 елны коллектив фронтка 3,5 млн куертылган сөт консервасы җибәргән.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836