#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область вошла в топ-5 регионов по итогам акции “Сохраним лес”. “Урман торгызу” программасын тормышка ашыруның өч елында Россиядә барлыгы 150 миллионнан артык агач утыртылды. Беренче елларда акция 20-30 миллионнан башланды. Төмән өлкәсенең урман янгыннарыннан зыян күргән территорияләрендә ут китергән зыянны бәяләү өчен зур күләмле урман патологиясе тикшеренүләре үткәрелә. Өлкә губернаторы Александр Моор “Урманны саклыйк” акциясе нәтиҗәләрен сөйләде. Өлкә башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чара кысаларында төмәнлеләр, бер яктан, янгыннардан зыян күргән урманнарны торгызалар, икенче яктан – глобаль җылыну проблемасын хәл итәләр.

* * *

Моор: Тюменская область создаст центр цифровой трансформации. “ Төмән өлкәсендә киләсе елның февраленә цифрлы трансформация үзәге төзеләчәк, ул регионда цифрлаштыру процессларын башлап җибәрәчәк, озатып йөриячәк. Өлкәнең цифрлы трансформация стратегиясе әлегә алты тармакны гына үз эченә ала: мәгариф, сәламәтлекне саклау, транспорт, шәһәр мохите, социаль өлкә һәм дәүләтнеке”, - дип сөйләде губернатор Александр Моор.

* * *

В Тюмени построят автомагистраль через Транссиб. Юлны Төмән микрорайоннары белән шәһәр үзәген тоташтыру өчен салачаклар. Яңа маршрут Калинин урамы буйлап барып, Транссибирск магистрале астында тоннельдә, шулай ук Запальная урамына чыгу белән тәмамланачак.

* * *

В Увате работают над проектом по восстановлению редкой рыбы. Монда нельма популяциясен торгызу программасын эшлиләр. Бу кыйммәтле балыкны үрчетү һәм үстерү тәҗрибәсе 2021 елның җәендә Уват районы сулыкларында узды. Моннан тыш, предприятиедә ала балыклар уылдыгын инкубацияләүгә урнаштырганнар. Маймычлар үсеп чыккач, аларны Иртеш елгасына чыгарачаклар. Инкубаторга 75 миллионга якын уылдык җыеп урнаштырдылар.

* * *

Жителям Тюменских сел помогают мультидисциплинарные бригады медиков. Түбән Тәүде районы, Велижан авылында меңгә якын олы кеше һәм бала яши. Планлы медицина ярдәмен алар авыл участок шифаханәсендә алалар. Әмма берничә тар белгеч пациентларны 30 чакрым ераклыкта 15 нче өлкә хастаханәсендә кабул итә. Медиклар ярдәмен тагын да көчәйтү өчен Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына мультидисциплинар бригада чыкты. Офтальмолог 16 пациентны кабул итте, аларның өчесендә элек диагноз куелмаган авырулар ачыкланды. Невролог - 14, эндокринолог 15 кешене тикшерде. Бер кешенең шикәр диабеты беренче тапкыр ачыкланды.

* * *

Дед Мороз из Великого Устюга поздравил тюменцев с Новым годом. Кыш бабай традиция буенча ил буйлап киң колачлы сәяхәткә китте. Быел сәяхәт пандемия аркасында онлайн-форматта уза. Мәскәүдә махсус студиядән кышкы тылсымчы шәһәрләр белән бәйләнә, халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлый, бүләкләр өләшә. Кыш бабай 22 шәһәрне котлаячак. 6 декабрьдә Төмәндә Кыш бабай белән онлайн-трансляция узды, ул чын күңелдән төмәнлеләрне Яңа ел белән тәбрикләде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836