Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гомер бәйрәмегез белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе каршындагы милли мәктәп музее мөдире, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, милли мәдәниятебезне үстерүгә керткән зур өлеше өчен РФнең мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә зур өлеш керткәне өчен «Россия патриоты» истәлекле медале, «Шәһәр алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән Равилә Кутумова 75 яшен билгеләп үтте.

50-41

Юбилярны гомер бәйрәме белән мәктәп директоры Әлфия Петухова, коллегалары, укучылары, якыннары котладылар, юбилярга шәһәр башлыгы Пётр Вагинның, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратованың Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Равилә Кутумова Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Ул 15 нче урта мәктәпне тәмамлап, Тубыл дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Яхшы билгеләргә укып чыккан, диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Алтай краенда математика укытучысы булып башлый. Аннары туган шәһәренә кайтып, үзе укыган 15 нче мәктәптә математика фәнен укыта. Тормышка чыгып, Сатылган авылына күченү сәбәпле, 1978-1995 елларда Тубыл авиация отрядында һава судноларының дәгъвалы эше буенча инженер булып эшли. Монда аның тормыш иптәше, очучы Габил Кутумов та хезмәт итә. Халкыбызның тарихы, милли үзенчәлекләре, көнкүреше белән кызыксынган укытучы 1995 нче елны Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенә эшкә урнаша. Равилә ханым монда 2008 нче елгача мәдәният үзәгенең тарих һәм этнография музеенда зур тырышлык күрсәтеп, музей эшен яратып җитәкче вазыйфасын башкара. Себер-татар мәдәният үзәгендә язучы Якуб Зәнкиев музеен ачуда да зур эш күрсәтә. 14 елга якын мәдәният үзәгендә бу юнәлешне җитәкли. Төрле темаларга кызыклы экскурсияләр, музей дәресләре, күренекле шәхесләребезгә багышланган эчтәлекле күргәзмәләр, халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында тарихи викториналар, элек тормыш-көнкүрештә кулланган әйберләр буенча экскурсияләр үткәрә, тарихи темаларга экспозицияләр эшли, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Төбәгебезнең тарихи һәм мәдәни мирасын барлаучы, саклаучы, халыкка җиткерүче музей җитәкчесе 2008 елдан 15 нче урта белем бирү мәктәбе музеенда хезмәт итә. Монда экскурсиягә төрле мәктәпләрдән укучылар, шәһәр кунаклары да килә. Равилә Сибгатулла кызы һәм аның укучылары кызыклы экскурсияләр алып баралар. 15 нче мәктәп тарихы, себер татарлары этнографиясе, Төмән өлкәсенең милли мәгарифе, үткәне һәм хәзерге заман темаларга заманча экраннан видео күрсәтеп, баетылган чыгышлар килүчеләрнең игътибарына тәкъдим ителә. Моннан тыш Равилә Кутумованың укучылары Россия, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашалар.

Шәхси тормышында Равилә апа белән Габил (мәрхүм) абый бер кыз һәм ул үстерәләр, икесенә дә югары белем бирәләр. Равилә апаның бүгенге көндә дүрт оныгы бар. Бүген дә сафта булган 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп музее җитәкчесе Равилә Кутумованы гомер бәйрәме белән котлап игелекле эшендә иҗади уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836