Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Себер татар теле һәм мәдәнияте көне бәйрәме быел да традиция буенча ноябрь аеның соңгы шимбәсендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе, шәһәр татар мәдәният үзәге оештыруында узды.
Кунаклар игътибарына себер татар автономиясе әгъзалары тырышлыгы белән әзерләнгән милли ризыклар һәм себер татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан күргәзмәләр тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы «Себер татар теле һәм мәдәнияте көне: саклап калу һәм үстерү» дигән темага, себер татар телен саклау һәм үстерү, җәмәгатьчелек игътибарын аның әһәмиятенә һәм перспективаларына җәлеп итү максаты белән түгәрәк өстәл форматында башланды.
Аны себер татар автономиясе рәисе Динар Абукин үзенең ярдәмчесе, башкарма директоры Марат Корманов җитәкләделәр. Җыелган халык - фән эшлеклеләре, җәмәгать активистлары, рухи лидерларны бәйрәм белән котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының рәсми вәкиле Эльмира Алиева чыгыш ясады. Ул җирле композиторыбыз Әмир Хәлидовка, «Нур» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алсу Хәлидова, әгъзасы Венера Калиевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның тәбрикләү хатын шәһәр хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Платон Осокин укып ишеттерде. Өлкә мөселманнар диния нәзарәте вәкиле, мөфти киңәшчесе Оскар Шәфиев мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламнәрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле, иҗтимагый оешмаларның координацион советы рәисе Ринат Насыйров чыгышында: «Бүгенге көндә өлкәдә 26 татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Ни өчен күп алар дисәләр, чөнки татар халкы төрле яктан да көчле халык. Аларның һәрберсенең эшләре төрле, үз бурычлары, максатлары бар. Динар Марсель улы алдагы көннәр турында уйлап эшләүче җитәкче икәнен дәлилли.
Алга таба да Милли Шура, Бөтендөнья татар конгрессы белән уртак фикергә килеп, тыгыз мөнәсәбәттә эшләрбез дигән теләктә калабыз», - дип сөйләде. Һәм киләчәккә куелган планнар белән таныштырып, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләү юлларын билгеләп үтте. Динар Абукин бу чараның Себер татарларының тел проблемаларын күтәрүче төп һәм мөһим вакыйга икәнлеген искәртеп, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә себер татар телен өйрәнү буенча белем бирү программалары, китаплар булдыру, укытучылар табу, телне тирәнтен өйрәнү өчен фәнни-гамәли тикшеренүләр уздыру кирәклеге турында сөйләде. Аннары Динар Абукин белән Ринат Насыйров Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясенең өлкә иҗтимагый оешмаларның координацион советы составына керүен раслаган документка имза куйдылар. Түгәрәк өстәл эшен дәвам итеп доклад ясаучылар арасында дин әһелләре: Динар хәзрәт Нәфыйков, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Әмир хәзрәт Балдин, тарихчы, музейчы Ришат Рәхимов, галимә, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Әнәс Гаитов, Роза Яхина, Алсу Хәлидова чыгыш ясадылар.
Ветеран укытучы Алсу Кәримова белән «Татар морзалары мәҗлесе» рәисе Данияр Әхмәтов әдәби татар телен яклап чыгып, мәктәпләрдә 3 телне дә яхшы өйрәнергә кирәклеген әйттеләр, үзара дус, аңлашып яшәргә чакырдылар. Бәйрәм барышында Динар Марсель улы күренекле шәхес, аксакал Хәмзә Биктимировны 80 яшьлек юбилее белән котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Ринат Хәмзә улы юбилярны Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләде. Аннары тәкъдимнәр кертелеп, резолюция кабул ителде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Төмән районы, Акъяр авылы мәдәният йорты каршында Ачилә Сәгыйдуллина тырышлыгы белән оештырылган «Ак яр» театр төркеме режиссер Сергей Политов җитәкчелегендә җирле язучы, шагыйрә Клара Кучковскаяның «Әминә кияүгә чыга» дигән әсәрен сәхнәләштерде. Тамашачылар себер татарлары тормышыннан күренеш карап, себер татар җырларын, ягымлы көйләрен, үзенчәлекле музыкасын тыңлап ял иттеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: конференцидә.