Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

85 кенә булыр иде

последние и лучшие новости искусства в мире

Декабрь – «Яңарыш» өлкә татар газетасын булдыручы, аякка бастыручы, аның беренче редакторы Азат Сәгыйтов туган ай. Азат Гыйззәт улына быел бары тик 85 яшь кенә тулган булыр иде. Инде аны югалтуыбызга да 20 елдан артык. Ләкин өлкәбезнең кабатланмас шәхесе, халкы өчен сәламәтлеген дә жәлләми тырышкан фидакарь җанның эшләре үлемсез, ул әле дә хәтерләрдә яңа күргәндәй саклана. Биек буйлы, көр тавышлы Азат абый турында укучыларыбыздан, якташларыбыздан гел җылы сүзләр генә ишетәбез. Бүгенге «Яңарыш» коллективы да гыйлемле, дөньяга ачык карашлы остазыбыз өйрәткән, тәрбияләгән үз эшенә тугрылыклы иҗади шәхесләрне туплаган. Азат абый күрсәткән юлдан тайпылмыйча, яңалыкларны үзләштереп, тәҗрибәне үстереп кыю рәвештә алга баралар алар.

50-1-25

Азат Гыйззәт улы 1941 елда Тубыл округының Уба авылында дөньяга килә. Туган елына күз салуга, аның балачагы, үсмер елларының никадәр авыр шартларда узганын чамаларга була. Әтисеннән 6 айлык калган сабый илебезнең катлаулы чорларын тулысынча үз җилкәсендә татый. Укуга омтылыш аны гел алга әйди. Тубыл дәүләт педагогик институтын тәмамлаган егет үз белгечлеге буенча эшләргә өлгерми дә кала, илгә аның кебек дөрес карашлы ир-егетләр кирәк чор. Аның хезмәт кенәгәсендә завуч, директор, авыл советы рәисе, инспектор сүзләре тезелә.

Һәм менә тормышының төп мәгънәсенә әйләнгән, бөтен күңеле белән кереп чумган «Яңарыш» өлкә татар газетасы редакторы итеп билгелиләр үзен. Буш бүлмәләр адресын тапшырып, 1990 елның җәендә җаваплы, катлаулы, шул ук вакытта бик тә кирәкле, әһәмиятле эшкә юнәлтәләр Азат Гыйззәт улын.

Йөгерә, сорый, үтенә, таба, уйлый, булдыра – барысын да җиренә җиткерә. «Яңарыш»ны заманча җиһазлы итә, белемле хезмәткәрләр таба, аралашу осталыгы белән газета тирәсендә исәпсез дуслар, тугры хәбәрчеләрне туплый. Азат абый һәркем белән уртак тел таба белде. Олысына - олыларча, кечесенә - кечеләрчә, түрәләргә дә аңлап якын килде. Өлкәдәге күп гаиләләрдә аны тугры дус, киңәшләре белән ярдәм итәрлек абый, эне итеп кабул иттеләр. Тәнкыйди карашлы якташлар да Азат Гыйззәт улын җылы сүзләр белән искә алалар.

Ә аның җанын тырнаган хәлләр дә аз булмагандыр. Кайберсен яраткан укучысына җиткерә иде, күбесен йөрәгендә туплаган икән шул.

Азат Сәгыйтовның һөнәри осталыгы «Алтын каләм» премиясе лауреаты, Төмән матбугатының беренче фестивалендә үк бирелгән «Ел редакторы» дипломы лауреаты исемнәре, губернаторның Рәхмәт хаты, тагын да өлкә һәм Татарстан Республикасы Мактау грамоталары, истәлекле медальләр белән бәяләнә.

Җитәкчебез «Яңарыш»ны ныклы кыйблалы, милли йөзле, үз сүзле, дустанә карашлы матбугат чарасына әверелдерде. Хәзер дә ызгышлар кызыксындырмый безне. «Яңарыш» – халык газетасы булып килде һәм якташларыбыз өчен эшләвен дәвам итә. Бу юнәлешне укучыларыбыз үз итәләр, газетаны яраталар, кадерләп саклыйлар. Төрле бәйгеләрдә елдан-ел җиңүләр яулап торуыбыз да туры юлдан атлавыбыз турында сөйли. Газетаның максаты - халыкка хезмәт итү, аның мәнфәгатьләрен кайгырту, үрнәк милләттәшләребез, төрле вакыйгалар, тәрбияви язмалар белән таныштыру һәм башкалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836