Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Актуаль темага багышланды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәрендә «Мәдәниятләр диалогы - буыннар диалогы» дип исемләнгән 15 нче регионара фәнни-гамәли конференция үтте.

Аның максаты: төбәкнең туган телләрен, туган әдәбиятын, мәдәни традицияләрен, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм этник уртаклыгын саклап калу. Бу зур чара шәһәрнең дүрт мәктәбендә һәм Тарихи паркында секцияләргә бүлеп оештырылды.

52 нче мәктәптә үткән секция «Төмән өлкәсендә яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелекләрен саклау мәсьәләләре» дигән бик актуаль темага багышланды.

Кунакларны җылы каршы алып, тәмле кайнар чәйләр белән сыйлаганнан соң, актлар залында директор Алевтина Манкаева сәламләп, мәктәпнең кызыклы тормышы, зур казанышлары турында сөйләде. Башлангыч сыйныф укучыларының милләтләр мәдәниятен чагылдырган, оста итеп әзерләгән чыгышларын сокланып карадык.

50-31-25

Конференциянең төп өлешендә матур традициягә әверелгән өлкәбезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ярышы булды. Бу конкурс туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның алдынгы педагогик тәҗрибәсен, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатларында уздырыла.

Быел «Иң яхшы татар теле укытучысы» исемен яулар өчен Вагай округының Усак мәктәбеннән Рәзилә Мезралеева, Икенче Вагай мәктәбеннән Нэлли Алеева, Казанлы мәктәбеннән Фәнүсә Нигъмәтуллина, Тубыл округының Хуҗайлан мәктәбеннән Тәнзилә Тимканова һәм Төмән районының Муллаш мәктәбеннән Айгөл Зөлбохарова ярыштылар.

Бәйге ике турда узды: мастер-класс һәм укучылар белән иң мөһим нәрсәләр турында сөйләшү (сыйныф сәгате). Конкурсантлар укучыларда туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяту, танып белү активлыкларын үстерү, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү өчен заманча технологияләр файдаланып мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Укучылар белән мөһим нәрсәләр турында сөйләшү этабында да укытучылар милли чыганаклар нигезендә балаларның төрле темаларга карашларын формалаштыруда патриотлык, гражданлык, тарихи мәгърифәт, әхлак, экология тәрбияләрен максат итеп куйдылар. Оста итеп, төрле методик, сценарийны, видео карау, интерактив материалларны файдаланып, укучыларның мәдәни культурасын, аларның туган як, Россия тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынуларын тирәнәйттеләр, коллектив эшчәнлекләрен үстерделәр.

50-32-25

Әлеге мәртәбәле бәйгедә «Иң яхшы татар теле укытучысы - 2025» исеменә бик сәләтле, иҗади эшләүче, зур тәҗрибәле Якуб Зәнкиев исемен йөрткән Хуҗайлан мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова лаек булды. 2 нче урынны жюри әгъзалары эзләнүчән, тырыш Айгөл Зөлбохарова белән Фәнүсә Нигъмәтуллинага бирделәр. Ә 3 нче урынны максатчан укытучылар Нэлли Алеева белән Рәзилә Мезралеева бүлештеләр.

Конкурс этапларын Төмән шәһәренең мәгълүмат-методика үзәге белгече Зөһрә Исхакова, профессор Хәнисә Алишина, «2024 нче ел директоры» өлкә конкурсы җиңүчесе Алевтина Манкаева, филология фәннәре кандидаты, Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Халидә Кирамова, филология фәннәре кандидаты, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова, ТРның атказанган укытучысы Асия Зимагулова, татар теле укытучысы Венера Ибукова бәяләделәр.

«Культуралар диалогы» - ул укытучыларның, телне сакларга һәм үстерергә теләүчеләрнең дә бик яхшы мөмкинчелекләре, шуның өчен конференциядә күп кызыклы очрашулар була. Зөһрә Исхакова «Тел - Россия халыкларының бердәмлеге чарасы» темасына чыгыш ясады. Алевтина Манкаева «Күпмәдәни мохит шартларында мәгариф учреждениесен үстерү» темасына кунаклар белән фикер алышты. Халидә Кирамованың «Укытуда төбәк әдәбиятының мотивлаштыручы потенциалы» (Б.Сөләйманов иҗаты үрнәгендә) темасы бик күпләрдә кызыксыну уятты. Хәзерге шартларда этномәдәни компонентны гамәлгә ашыру турында Венера Ибукова сөйләде. Заманча мәктәпнең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак укучыларны патриотик тәрбияләү буенча Ләйлә Абдразакова тәҗрибә белән уртаклашты.

Әлеге чаралар укытучыларның һөнәри күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, бәлки мәдәни элемтәләрне һәм туган телгә кызыксынуны ныгыта.

Кунакчыл 52 нче мәктәпкә, конференциянең модераторы Алевтина Манкаевага, завучы Сәлия Мөстәкыймовага, татар теле укытучыларының өлкә методик берләшмәсе җитәкчесе Халидә Кирамовага барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.

Асия ЗИМАГУЛОВА, Вагай округы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836