Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул - олы әманәт. Һәм аның жаваплылыгы бик зур.
Аллаһы Тәгалә «Та-һа» сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: «Әй, Мөхәммәд галәйһиссәләм! Йорт әһелләреңә вә өммәтеңә намаз укуны боер, намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит».
Аллаһы Тәгалә «Тәхрим» сүрәсенең 6 нчы аятендә әйтә: «Әй, иман китерүчеләр, үзегезне дә, йорт әһелләрегезне дә жәһәннәм утыннан саклагыз». Ягъни, үзегез шәригатъ хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шәригатъ хөкемнәрен дөрес өйрәтегез. Һәм бу - Аллаһ Тәгалә боерган эшләрдән булып тора.
Димәк, күп аятьләрдә Аллаһы Тәгалә гаиләне һәм балаларны карарга, тәрбияләргә боерды, бу эшләрдә булган жаваплылык турында кисәтте.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак, хатын-кыз иренең өендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак...». Ягъни ир кеше үзенең гаиләсе өчен соралачак: аларга иман өйрәткәнме, фарызларны үтәүләрен караганмы, яхшылыкка боерганмы, начарлыктан тыйганмы, хәрам эшләрдән һәм хәрам ризыклардан саклаганмы, изгелекләр кылырга өйрәткәнме һ.б. Ир кеше йорт әһелләренең дөньялыклары өчен генә түгел, ә ахирәт гамәлләре өчен дә жаваплы.
Сәхабәләр заманында аталар балаларына иң яхшы гыйлемле һәм әдәпле тәрбиячеләрне сайлаганнар.
Гукъбә ибен Әбу Суфъян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән: «Улыңны төзәтә башлауны иң элек үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр, алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр, алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...»
Хәлифә Һарун Әр-Рәшид үзенең улы Әминне тәрбиячегә тапшырганда әйткән: «...Булдыра алганча аны яхшылык һәм йомшаклык белән тәрбиялә, әмма алай да карышса, катылык һәм ныклык күрсәт».
Әбугалисинаның балаларны тәрбияләү турында киңәше бар: «Сабый белән бергә аның янында әдәпле, әхлаклы, яхшы гадәтләре булган сабыйлар булсын, чөнки сабыйлар бер-берсен тизрәк өйрәтәләр, бер-берсеннән күреп кабатлыйлар һәм тиңдәшләре белән булырга яраталар». Бу киңәшне истә тотып, бүгенге көндә балаларыбызны мөселман балалары күп булган балалар бакчаларына, мөселман мәктәпләренә биреп, аларны мәчет-мәдрәсәләргә йөртеп, мөселман гаиләләре белән таныштырып булыр иде.
Фазыл ибен Зәет бәдәвиләрдән булган бер хатынның улын күреп аңа сокланган һәм анасының ничек тәрбияләве турында сораган. Анасы әйткән: «Биш яше тулгач, аны тәрбиячегә тапшырдым, ул улыма Коръәнне ятлатты һәм ул аны укыр булды, шигырьләр өйрәтте һәм ул аны сөйләр булды, кавеменең горурлык хисләре уята торган эшләренә дәртләндерде, ата-бабаларының тарихлары белән таныштырды; балигъ булгач, мин аны ат ялына ябыштырдым һәм ул оста җайдакка әйләнде, кораллар киде һәм йорт-җирләр гизде, ярдәмгә чакырган тавыш килгән саен шунда ашыкты...».
Имам Газәли балалар турында болай ди: «Сабый - ул ата-анасына Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аның пакъ йөрәге нәфис асылташ. Әгәр изгелеккә өйрәтелсә һәм гадәтләндерелсә, дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булыр. Әгәр начарлыкка гадәтләндерелсә һәм хайваннар кебек үз жаена калдырылса, бәхетсез һәм һәлак булыр...»
Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы. Аларның бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яисә бәхетсез булулары шушы хакларны үтәү яки үтәмәүләренә бәйләнгән. Балаларыбызны, оныкларыбызны иманда, исламда тәрбияләү - үзебездән тора. Бик катлаулы һәм бик мөһим бурычыбыз дип әйтеп куяр идем.
Бүгенге көндә Төмән шәһәре урамнарында, тукталышларда, яшь егетләрнең, ул гына да түгел, хәтта яшь кызларның кулларында электрон тәмәкеләр тотып, аны суырып-йотып йөрүләрен күреп хәйран каласың. Ә бит алар безнең киләчәгебез. Демография дигән сүзгә тукталам. Сер түгел бит, дәүләтебездә үлүчеләр саны, яңа туган балаларга караганда күбрәк. Ошбу ямьсез, кәбахәт күренешләрне төзәтүне кем кайгыртырга тиеш. Әлбәттә, үзебез! Кул сызганып тырышмасак, уңышлы үзгәрешләр булмаячак.
Ул гына да түгел. Бигрәк тә, жәйге айларның эссе көннәре, шәһәр урамнарында үзләренең тәннәрендә - куллары, ботлары, муеннары, күкрәкләре, аяк балтырлары, хәтта арт яклары да күк төстә, төрле әһәмиятсез һәм коточкыч рәсемнәр, энә белән үз тәнеңә кадап ясаган сыйфатларны күреп куркып китәсең. Бит бу кызлар, бүген булмаса, иртәгә яки бераз соңрак, кияүгә чыгып, кемнең дә хатыны булырга тиеш. Аннары гаиләдә балалар барлыкка киләчәк. Табигать, Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай хәл ителгән. Сорау барлыкка килә: мондый, башыннан алып аяк астыларына хәтле тату белән бизәлгән, күм-күк төсле, аның өстенә, тагын бертуктаусыз тәмәке суырып-тартып йөргән кызлар нинди сәламәт бала таба-асрый ала? Хәзер, яңа туган балаларның күбесен ДЦП чире белән авырый, диләр, ягъни, алар зәгыйфь. Андыйлардан Аллаһы Тәгалә сакласын. Мондый коточкыч вакытта үзебезнең милләтебез, киләчәк буын, тулы-ышанычлы никах-гаиләләр турында кайгыртырга вакыт житте. Телебез инде, кызганычка, 50% югалды дип әйтергә була. Бәлки, милләттәшләрем-якташларым, газетаны укучы кардәшләрем, минем фикерләрем белән танышып, үз теләкләрен ачыкларлар дип көтеп калам. Тырышсак табабыз, кирәк булса кадагын да кагабыз!
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.