Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бурбарда дин бетмәгән

последние и лучшие новости искусства в мире

Совет хөкүмәте вакытында илебездә дин тыелган иде, чиркәү, мәчет, костеллар мәктәп, амбар, склад, ат сарайларына әйләнделәр. Руханилар, муллалар репрессияләнеп атылдылар, төрмәләргә, сөргенгә озатылдылар. Алай да Аллаһы Тәгаләгә ышанучыларны берни дә туктата алмады. Бурбар авылында яшәүче Машариповлар Уралга эләктеләр. Әбиләре Заһирә Машарипова авылга котылып кайту җаен тапты, үзе белән бергә 3 яшьлек ятим Мәхсүм Ательшинны да алган иде. Бурбардагы әләкчеләр кешеләргә яшәргә ирек бирмәделәр. Органнарга Машариповларга карата әләкләр яуды гына. Алар барыбер намаз укуны дәвам иттеләр, хәтемнәр үткәрделәр. Гаилә башлыгы Атулла – Бөек Ватан сугышы ветераны, ул леспромхозда эшләгән. Тагын да Исламны саклаучылар - Давлетчиннар, Айничамал Зарипова, Речаповлар, Мөхәмәтовлар һәм башкалар булганнар.

Бурбарлылар яңа мәчетне башка авыллардан иртәнрәк төзеделәр. Халык ярдәм итте. Мөнирә апа Тимергалеева кассир булды. Биология укытучысы Рифкать Речапов зур бакчасына бәрәңге утыртты. Көзен уңышын кооперативка тапшырып, акчасына үз бакчасы янында мәчетнең фундаментын салдырды. Ул вакыт мәчет өчен җир бирмәделәр.

Соңыннан колхоз бетеп, аның амбарларын сүткәч, шул урында мәчеткә яңа фундамент куйдылар.

Бурбарның төп халкы – себер татарлары. Алар үз гадәтләрен нык саклыйлар, мәсәлән, зиратка мәетне алып барганда мәктәптә укучы малайлар да бергә атлыйлар.

Бурбарлылар имам вазифасын муллалар токымыннан булган Хәлит Иянов башкаруы белән уңдылар. Ул бала вакытыннан әбисе – Бурбарның абруйлы кешесе белән үскән. Хәзрәт үз тирәсендә яхшы активистларны туплаган: Рафаэль Хәсәнов, Вәлиәхмәт Шәрипов, бертуган Мөхәммәтовлар, Йортлыбаевлар, Ияновлар, Мөхәмәтзяновлар һәм башкалар.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836