Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Өлкәбездә татар киносы көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

Атна буе Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә татар киносы көннәре үтте. Халык татар фильмнарын туган телләрендә карый алды. Татар киносы - милли колорит призмасы аша тапшырылган уникаль «мәдәни код», ул туган тел дә, татар музыкасы да, җырлары да, милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, киемнәре һәм башкалар. Тамашачылар өч фильм, өч үткен вакыйга карады – хәрби драмадан алып шәхси фаҗигагә кадәр. Бу: «Телсез күке», «Гашыйклар тавы» һәм «823 нче километр».

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее елында фильмнар сугыш, батырлык, каһарманлык турында иде. Бу фильмнар безне сабак алырга өйрәтә, алдагы буыннар түләгән куркыныч бәя истәлеген саклый.

«Телсез күке» - Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән фильм. Фильмның башында тамашачылар туган телләрендә сәламләү сүзләрен күрделәр, аны алар өчен махсус рәвештә төп рольне башкаручы Сәидә Мөхәммәтҗанова яздырган иде. Фильмның дулкынландыргыч сюжеты тамашачыларны битараф калдырмады. Бу совет-фин сугышы турындагы тарих - Татарстан солдаты Зариф фин снайперы Зыятдин мушкасына эләгә. Өметсезлек һәм өйне сагынуга түзә алмаган солдат моңлы татар җырын җырлый. Фронтның теге ягындагы снайпер - фин татары, аңа да бала вакытында әнисе шул җырны җырлаган. Ике солдат, ике татар. Ике язмыш. Бер халык һәм сугыштан көчлерәк татар җыры.

Рольләрдә: Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльдар Гатауллин. Режиссеры Рәүф Кубаев.

«Гашыйклар тавы» фильмы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән роуд-муви, шәхси һәм социаль драманы берләштерә. Яшь пар Сәид белән Ясминәнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән, алар үзләре өчен символик кайгыда бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт турында ант иткәннәр, әмма язмыш аларны озак елларга аерган. Залдагы кешеләр геройларның язмышы өчен чын күңелдән борчылдылар, залда көлү дә, шатлык та, сагыш та булды.

Рольләрдә: Булат Гатауллин, Эльза Кәримова. Режиссер: Салават Юзеев. Продюсер: Миләүшә Айтуганова.

«823 - километр» фильмында рольләрдә - Әмир Галиәскәров, Ирек Хафизов. Режиссерлар: Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина.

Бу татар киносы көннәре фестивале кысаларында тамашачылар карый алган соңгы фильм иде. Фильмның мавыктыргыч сюжеты: Европада яшәүче язучы, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты туган иленә гаиләләренең тамырлары чыккан урынны соңгы тапкыр күрү өчен кайта. Хәзерге заман тарихы үткәндәге күңелне нечкәртерлек вакыйгалар белән бергә тасвирлана: 1908 елда мәдрәсәдә укучы ике малай; 1941 елда санитар поездда үлеп баручы лейтенант; 1943 елда фронтка китәр алдыннан туган йортына бер сәгатькә генә барып кайта алган улы турында алар. Болар барысы да: сценарий авторы иҗат иткән заманчасы да, Әмирхан Еники язганы да бер ноктага – 823 нче километрга - бу гаиләнең барлык буыннары өчен көч урынына җыела. Нәсел-гаилә-абруй, нәкъ менә шушы гади формула кешене бәхетле итә.

Финал титрлары бетсә дә, тамашачылар әле озак вакытлар таралышмый, фильмнарның сюжетлары турында фикер алыштылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм безнең күпкырлы татар киносының бу атмосферасына чуму мөмкинлеге булуга бәхетле иде алар.

50-41-25

Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә татар киносы көннәре фестивален оештыручы «Ак калфак» Төмән өлкә иҗтимагый оешмасы татар телендә фильмнар күрсәтүне еш уздыра, тамашачылар элегрәк «Мулла», «Исәнмесез», «Әпипә», @Сөмбел» һ.б. фильмнарны күргән иде.

Фильмнарны «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе тәкъдим итте, ә аларны Төмән һәм Тубыл татар мәдәният үзәкләрендә карарга мөмкинлек булды.

Юлия КАСЫЙМОВАТөмән шәһәре.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: татар киносы көннәрендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836