Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Әнием, кадерлем!»

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә татар мәдәният үзәгендә «Туган тел» әдәби-сәнгать түгәрәгенең 3 төркемгә йөрүче балалары белән Әниләр көненә багышланган матур бәйрәм үткәрелде.

Түгәрәк җитәкчесе Рафаэль Гадиев белем бирү курсын әзерләүдә шәхси эшләнмәләрен генә түгел, белем бирү стандартлары тарафыннан хупланган төрле уку әсбапларын да куллана. Татар телен өйрәнү коммуникатив-эшлекле алым кулланып үткәрелә. Татар телен өйрәнүдә башлангыч уку курсы әйтелешне куюга һәм башлангыч грамматик конструкцияләрне эшкәртүгә игътибарны юнәлтә. Түгәрәккә йөрүчеләргә туган телләрен үзләштерүдә ярдәм итү өчен Рафаэль Галимҗан улы бөтен мөмкинлекләрдән кулланырга тырыша. Монда аның педагогик фәннәр кандидаты, курай-сыбызгыда уйнау остасы, музыка мәктәбе укытучысы, халкының патриоты булуы да бик урынлы туры килгән. Ул аларда җыр аша телгә мәхәббәт уята, татар халкының танылган шәхесләре турында сөйләп, горурланырлык татар дөньясы белән таныштырып милләтләренә хөрмәт тудыра.

7-75-25

Бу кичәдә дә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, сыбызгыда татар көйләрен уйнадылар, әни-әбиләрен үзләре ясаган открыткалар белән тәбрикләделәр. Катнашучылар арасында шактый яхшы якка үзгәреш сизелә: кеше алдында үз-үзләрен тотышлары да батыррак, татар сүзләренең әйтелешләре дә яхшы, башкарылган җырлар да күбрәк. Бигрәк тә, инде «Таң йолдызы» һәм «Карусель дружбы» фестивальләре дипломантлары булып өлгергән Ясминә Сиябетдинова һәм Марат Билаловлар, Аделина һәм Сафина Ибәтуллиналар берничә җыр башкарып куандырдылар. Ясминәнең сеңелесе Сафия да апасына ияреп җырлады. Рафаэль Ниәтбәков һәм Марат Милимбаевның да телләре шомарган. Күпләре беренче тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясадылар. Эмилия Насыйбуллинаның «Яратыгыз» җыры бик ошады. Яңа килгән Ясмин Төхвәтуллина да актив катнашты. Айлин Рәхимова, Алия Габдрахманованың да матур чыгышлары көчле алкышлар белән озатылдылар.

Аннары бергәләшеп аралашып чәй эчтеләр, Яңа ел бәйрәме алдыннан очрашу турында сөйләштеләр. Рафаэль Галимҗан улының киләсе елга да планнары зур.

7-76-25-

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: әниләр бәйрәмендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836