Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Әниләргә мәдхия җырладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Әниләр бәйрәме уңаеннан «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы Төмән шәһәренең «Мирас» банкет-холл залында иң кадерле гүзәл затларыбыз өчен бәйрәм оештырды. Залның әкияти бизәлеше, яңгыраган татар көйләре, өстәлләрдәге татар милли ризыклар, ак яулыклы әбиләр, бәхетле елмайган әни-апалар, татар милли киемнәрдә кунакларны каршылаучы егетләр һәм кызлар әлеге кичәнең югары дәрәҗәдә һәм бик күңелле узачагына ышаныч белдерде. Һәм шулай булды да! Бәйрәм кичәсен өлкәдә туй-никахлар, юбилейлар алып баручы сүз остасы Венера Рамазанова бер тында алып барды. Аның һөнәри осталыгы ярдәмендә һәркемгә игътибар бирелде, кызыклы уеннар, викториналар, бәйгеләр оештырып, һәркемнең кәефен күтәрде, бәйрәмне онытылмаслык итте.

50-7-25

Хөрмәтле кунакларны Әниләр бәйрәме белән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли һәм мәдәни берләшмәләр һәм казаклар бүлеге начальнигы Эльмира Алиева, өлкә татар конгрессы җитәкчесе Зилә Юсупова котладылар. Тамара Николаевна чыгышында «Яшь буын» иҗтимагый оешмасының эшенә югары бәя биреп, оешма җитәкчесе Фәрид Корманов белән тыгыз мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп эшләгәннәренә басым ясады. Эльмира Мовсуновна Татарстан кунагы, яшь җырчы Рөстәм Егоровка Рәхмәт хаты тапшырды. Чыгыш ясаучыларның тәбрикләү, соклану, горурлану сүзләре, аналарга мәдхия җырлау һәм изге теләкләре Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Әпипә» (җитәкчесе Екатерина Володина) кашыкчылар, «Чимги Тура» (җитәкчесе Ислам Сафин) фольклор ансамбльләре, Ялутор кунагы - җырчы Гөлфия Хәмидуллина, Елена Ярмөхәмәтова,  шулай ук «Яшь буын» оешмасының сәләтле егетләре һәм кызлары - оста гармунчылар: Салават Сәитов, Әмин Бабшанов, җырчылар: Аделина Ибәтуллина, Эльмира Галиева, Алмаз Аллашевның матур чыгышлары белән бизәлеп барды.

50-72-25

Фәрид Корманов кунакларны матур шигъри юллар белән котлап, әниләргә багышланган берничә җыр бүләк итте. Ә инде Татарстан җырчысы Рөстәм Егоровның башкарган моңлы халык җырлары күңелләрдәге якты истәлекләрне яңартып, моңсуландырып та алды, ә дәртле җырлары һәркемне түгәрәккә биергә чакырды. Кунаклар тәмле милли ризыклар белән сыйланып, татар җырларын тыңлап, биеп, төрле уеннарда катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр, бүләкләр дә оттылар, фотога да төштеләр. Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен Фәрид Кормановка һәм аның сәләтле яшьләренә һәркем рәхмәтен белдерде. Ә Фәрид Зәки улы әлеге чараны оештыруга зур көч куйган яшьләргә, җырчыларга, ансамбль җитәкчеләренә, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, «Мирас» банкет-холлы директоры Азат Булатовка һәм Казан кунагы Рөстәм Егоровка аерым рәхмәтләрен белдерде.

50-71-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: бәйрәм күренешләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836