Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Аналар көне якынлашкан көннәрдә Тубыл округы, Вәчир мәктәбенә без әниләрне бәйрәмгә чакырдык. Башта 5 нче сыйныфта ачык дәрес булып үтте. Экраннан ана белән сабый слайды фотографияләре күрсәтелде. 5 нче сыйныфта күбесе малайлар укыйлар. Матур итеп шигырьләр сөйләделәр, уеннар, җырлар, биюләр башкардылар. Шулай ук үзләре ясаган йөрәк рәсемнәренә, әниләренә җылы сүзләр, теләкләрен язып, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Дәрес ахырында балалар яраткан әниләренә роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Дәресебез укучылар, укытучылар һәм әниләр белән бергә «Тәрәзәләр» җыры белән тәмамланды.
Ә икенче класстан тыш чарада Римма апа Янгучина нәни балалар дөньясына алып керде. Бик оста итеп 3-7 яшькә кадәр сабыйлар белән «Кадерле әнием» дигән темага бик кызыклы, күңелле итеп үткәрде. Балалар биеделәр, җырладылар, әниләренә багышлап шигырьләр дә сөйләделәр. Римма апа үзе дә кызлар белән бергә бию башкарды.

Шулай ук әниләр көне уңаеннан 10 нчы сыйныф укучылары, башка сыйныф укучылары белән аеруча бәйрәмгә бер ямь өстәп, бик матур концерт чыгышы ясадылар. Күздән яшь чыгарлык чыгышлар башкардылар. Бу концертны Вәхисә апа Айдуллина әзерләде һәм үзе дә җырлады. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.
Дөньяда һәрбер нәрсәнең яме бар, иң ямьлесе - әниләребез. Өйдә әни булса, йортта да ямь була. Шуның өчен дә кәеф булмаганда әни бер елмаеп караса, күңелләр күтәрелеп китә. Шушындый күркәм бәйрәм үткәрелүе өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, Аллаһы Тәгалә илебезгә иминлек-тынычлык бирсә иде дип, теләкләр телибез.
Шулай ук зур рәхмәтемне башка авылдан килгән әниләргә юллыйм - озын юлны кыска итеп, суык көнне җылы итеп килүчеләргә. Әниләр бала өчен утка да, суга да керергә әзер.
Гөлшат ТУРЫШЕВА,
Вәчир урта мәктәбенең татар теле укытучысы, Тубыл округы.