Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Рухи ярдәм - һәрвакыт мөһим

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов, Тубыл округы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Фәизов Донецк Халык Республикасына барып кайттылар. Якташларыбызны юл ераклыгы, башка сынаулар да куркытмаган. Алар Тубыл шәһәреннән Екатеринбургка поезд белән, Краснодардан очкычта, аннары биш сәгать машинада баралар. Анда хезмәт итүче якташларын, туганнарын күреп, корбанлык чалып Коръән укып, солдатларны сыйлап, исәнлеккә, илебез тынычлыгына, дошманнарны җиңеп кайтырга дигән теләкләр телиләр. Мобилизацияләнгән солдатлар белән очрашу турында Фәннур хәзрәт: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга рухи яктан ярдәм итү максаты белән бардык. Сугышчыларга туганнарыннан, якташларыннан сәламнәр һәм җылы теләкләребезне җиткердек.

50-11-25

Сугышчан бурычларын үтәүче егетләр өчен мондый очрашулар бик мөһим. Безнең белән очрашудан соң мин аларның арыган күз карашлары да үзгәргәнен, яктыра башлаганын, шатлыкларын күрдем. Бу бездән рухи ярдәм булып барсын. Сугышның дәһшәтенә, гаделсезлегенә юлыккан солдатлар янына чиркәү хезмәтчәннәре ешрак баралар, рухи яктан ярдәм итәләр. Без якташларыбызны барып күреп, мөмкин кадәр ярдәм итеп кайттык. Нинди сынаулар килсә дә, рухи тормышыбыз нык булсын. Түбәтәйләр, догалыклар, намаз уку тәртипләре турында китаплар бүләк иттек. Тубыл шәһәренең икенче, унбишенче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының хатлары, Тубыл округы, Байкалово урта мәктәбе укучылары җибәргән Яңа ел күчтәнәчләре, язган хатлар, матур теләкләре тормышка ашсын, солдатларыбызга көч бирсен. Төрле милләт вәкилләре безне бик җылы, шатланып каршы алганнары әле күз алдыбызда. Киләчәктә дә һәммәбезгә тугрылык, бердәмлек, ярдәмчеллек хисе насыйп булсын. Илебез, Ватаныбыз өчен дошманны тар-мар итәргә кирәклеген һәммәбез аңлыйдыр. Сугышчан бурычларын үтәп туганнарыбыз, якташларыбыз исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсыннар. Рухи ярдәм һәркемгә кирәк һәм һәрвакыт мөһим. Ходаем, солдатларны сакла, дип дога кылдык. Биредә булган солдатлар өчен безнең ихлас күңелдән барган теләкләр, догалар әһәмиятле булды. Чиркәү хезмәткәрләренең, безнең дә кылган игелекле эшебезне, догаларыбызны Аллам кабул итсен. Россия солдатлары исән–сау булсыннар. Илебез халкы бердәмлектә бу сугышны җиңәчәгенә ышанабыз», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836