Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Себер татар теле көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә инде традицион булган себер татар теле көненә багышланган «Себер татар теле көне — рус-татар һәм рус-төрек дөньяларын гармонияләштерүнең югары нәтиҗәле коралы» темасына багышланган чара түгәрәк өстәл формасында узды. Инде ун елдан артык себер татар теле көне ноябрьнең соңгы шимбәсендә үткәрелә.

Кунаклар милли ризыклар күргәзмәсе белән таныша алдылар, шулай ук себер татар шагыйрьләре һәм язучылары китаплары күргәзмәсендә әдәбият дөньясына чумдылар.

Чарада чакырылган кунаклар булып өлкәнең милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казаклар эшләре бүлеге рәисе Эльмира Алиева, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, милләтара мөнәсәбәтләр буенча шәһәр комитеты рәисе Платон Осоткин, Тубыл шәһәреннән «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, тарихчылар, мәдәниятчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар, рухи лидерлар, матбугат вәкилләре катнаштылар. Бәйрәм Төмән өлкәсе хөкүмәте, Төмән шәһәре администрациясе, Думасы ярдәме белән оештырылды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып чараны Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин алып барды.

50-3-25

Ул бәйрәм белән котлап, килгән кунакларга иң изге теләкләрен юллады. Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән Рәхмәт хаты белән Аделина Каташева, Айрат Каташев, Вилдан Ижбулаев, Төмән округының Индрәй урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Халикова, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Флера Зөлбохарова, Юлия Сабирова, «Гунны» газетасын гамәлгә куючы һәм редакторы Равил Асаинов, шулай ук тагын берничә мәктәп укучылары бүләкләнде. «Бу катнаш гаиләләрдән килгән балалар, алар рәхәтләнеп себер татар телен өйрәнәләр», - дип белдерде Динар Абукин.

Сәламләү сүзе белән Эльмира Алиева чыгыш ясады. Ул себер татар теле һәм мәдәнияте көне белән котлады һәм милләтләр эшләре комитетыннан милләтара һәм конфессияара татулыкны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны үстерүгә һәм себер татар телен үстерүгә керткән өлеше өчен Әхмәт Сагынбаевка Рәхмәт хаты тапшырды.

Чарада Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулыкка, сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлегенә, телнең юкка чыгуына, милләт язмышына ачынып фикерләрен җиткерде. Себер татарларын торгызу хәрәкәте лидерларының берсе Әнәс Гаитов чыгыш ясады. Конференциядә катнашучылар туган телне, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен, себер татар халкының гореф-гадәтләрен һәм динен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр. Барлык докладларны тыңлаганнан соң резолюция кабул ителде.

Бәйрәм Төмән өлкәсенең талантлы иҗат коллективлары һәм эстрада башкаручылары катнашында матур концерт белән тәмамланды, ул тамашачыларга милли көйләр һәм ритмнарның чын палитрасын бүләк итте.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: түгәрәк өстәлдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836