Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе ишек алдында тантаналы рәвештә мәктәп җитәкчесе - директор Ольга Лекарева, укытучылар, укучылар, журналистлар, тарих сөючеләр катнашында тарихи очрашу оештырылды. Монда әүвәл «Яңавыл» дип аталган, халык телендә шулай сакланып калган Төмән шәһәренең күп еллар элек татар халкы һәм ерак урта Азиядән килеп урнашкан бохарлылар урыны булган дип әйтә алабыз. Җыелышның сәбәбе һәм төп максаты - мәктәп каршысында стендлар - тарих битләреннән күргәзмәләр, язмалар, аңлатмалар урнаштыру. Бу бик тә әһәмиятле һәм актуаль идеянең башлыгы, ул да булса, Әлмирә Гомәрева.
Әлмирә ханымны Төмән шәһәрендә яшәүче һәм «Яңарыш» газетасын алдыручы, аны укучы милләттәшләребез бөтенесе диярлек беләләр, аның белән бик якыннан таныш дип әйтә алыр идем. Ул әнисе һәм әтисе ягыннан да токымын 9 нчы буынга хәтле белә. Соңгы еллар тарих язмалары белән кызыксынып архивларда, китапханәләрдә, музейларда эзләнү эшләре алып бара. Аның хәзер дуслары да, фикердәшләре дә күбәйде.
Ерак Урта Азия, Бохара ханлыгыннан сәүдә һөнәрләре белән шөгыльләнгән, Россия күләмендә күп гасырлар элек сату-алу юлларында зур уңышларга ирешкән, безнең якларда тирән тамырлар калдырган, җирле халык - себер татарлары белән туганлашып-никахлашып яшәгән, шул вакытта үзләренең хак диннәре - ислам кануннарын саклап барган халыкның оныклары, нәбәрәләре, нәсел һәм туганлык жепләрен өзмәскә тырышалар. Күпләренең өйләрендә әүвәлге замандагы тарихи хәзинәләр, дини китаплар, әби-бабайлардан калган затлы әйберләрне нәсел дәвамчылары кадерләп, саклап торалар. Кайберләре берхәтлесен музейларга, архивларга тапшырдылар.
Ошбу, тантаналы рәвештә ачылган стендларда 14 нче гасырдан алып, бүгенге көннәргә хәтле булган халкыбызның, милләтебезнең һәм ислам динебезнең тарих битләре күрсәтелгән. Ошбу әһәмиятле һәм киләчәк буыннарга гыйбрәт, үрнәк булып торучы мәгълүматларга зур бәя биреп, җыелган халык Әлмирә ханымга, мәктәп җитәкчесенә һәм ошбу хезмәттә актив катнашучыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен белдерделәр.
«Үткән тормыш юлларын белмәгән, танымаган халыкның бәхетле киләчәге дә булмаячак», дип әйтеп калдырган борынгылар.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: стендлар янында.