Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Мәскәүдә Россия Федерациясе халыкларының туган теле укытучыларының икенче Бөтенроссия съезды узды. Съезд 89 федераль субъект вәкилләрен каршылады. Күпмилләтле Россия халыкларының милли киемнәре бу көннәрдә һәр катнашучыга туган халкы өчен горурурлык хисен өстәде.
Съездда Төмән өлкәсеннән туган тел һәм әдәбият укытучылары: Гүзәл Гайсина (Вагай округы, Юрмы мәктәбе), Рузилә Исмәгыйлова (Төмән округы, Индрәй мәктәбе), Светлана Вальтерова (Викулова мәктәбе) катнаштылар. Төмән делегациясе «ФГОС таләпләренә туры китереп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» мәйданында методик проектларын тәкъдим иттеләр.
Съездда белем бирү оешмаларының уку планында туган телләрне укыту өчен сәгатьләрнең җитмәве, туган телләрне (шул исәптән рус теле) укытуның уңышлы стратегияләре һәм методикалары төп мәсьәләләр булып торды.
Делегатлар төрле эш формаларында катнаштылар: форсайт‑сессияләр, панель дискуссияләре, стратегия һәм проект сессияләре, эксперт майданчыклары, методика практикумнары.
Съезд резолюциясендә киләсе елларга күп телле белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Документка төп тәкъдимнәр кертелде: полилингваль белем бирүдә ярдәм итү, фәнни‑методик базаны үстерү, укытучыларның белемен камилләштерү, материаллар белән алмашу өчен бердәм санлы мохит төзү, туган тел укытучыларын ярдәмләү чараларын киңәйтү, мәгариф оешмалары арасында тормышлы бәйләнешләрне ныгыту буенча тәкъдимнәр кертелде.
Моннан тыш делегатлар өчен Мәскәү Кремле буенча экскурсия дә оештырылды. Бу очрашу һәр катнашучыга көндәлек эшләрендә тагын да канатланып эшләргә илһам өстәде, иҗади ачышларга юл ачты.
Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән округы, Индрәй поселогы.
Рәсемдә: Төмән өлкәсе делегациясе.