#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндә «Мәдәниятләр диалогы»

последние и лучшие новости искусства в мире

51-2Төмән шәһәрендә «Мәдәниятләр диалогы: белем бирү киңлегенең мульти-коммуникатив шартларында сөйләм мәдәниятен формалаштыру һәм үстерү» дигән темага педагогларның һәм укучыларның регионара фәнни-гамәли конференциясе «Төмән өлкә дәүләт төбәк белем бирүне үстерү институты» базасында үтте.

Әлеге өлкәбез өчен зур әһәмияткә ия чара турында анда актив катнашкан, жюри җитәкчесе дә булган Төмән дәүләт университеты профессоры, танылган педагог Хәнисә Алишина сөйләде:

- Фәнни-гамәли конференция кысаларында пленар утырыш һәм түгәрәк өстәл; «Иң яхшы этномәдәни компонентлы мәктәп» өлкә конкурс-фестивале; «Укучының иң яхшы этномәдәни челтәрле (сетевой) проекты” төбәкара; «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»; проза һәм поэзияне тәрҗемә итү буенча өлкә конкурслары узды.

«Иң яхшы этномәдәни компонентлы мәктәп» өлкә конкурс-фестиваленә мәктәп директорлары, укытучылар, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге күп кенә халыкара һәм Россия конкурслары лауреаты «Шатыр-шытыр» балалар ансамбле килделәр. Мәртәбәле жюрины педагогик фәннәр кандидаты, ТОГИРРО доценты Алсу Фәйзуллина җитәкләде. Аның составында Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе директоры Алевтина Манкаева, өлкә мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Гроо, педагогик хезмәт ветераны, педагогик фәннәр кандидаты, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев булдылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында 1 урын Яркәү районының Яңа Кәешкүл урта мәктәбенә бирелде, 2 урынны Төмән районының Талымхан урта мәктәбе (директоры Э.Садыкова) яулады, 3 урынга лаеклар булмады.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсы соңгы елларда “Мәдәниятләр диалогы”ның иң яраткан чараларының берсенә әверелде. Дәрәҗәле жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Гөлия Мусина, Казан шәһәренең 171 мәктәбенең югары категорияле укытучылары: Диләрә Газизова, Галина Гомәрова, филология фәннәре кандидатлары: Халидә Кирамова (Төмәннең 52 нче мәктәбе), Гүзәлия Муллачанова (Төмән районының Шыкча урта мәктәбе) дә бар иде.

Жюри әгъзалары чыгарган нәтиҗәләр буенча 10 укытучыдан финалга 6сы үттеләр: Роза Ишкулова (Лаемтамак), Маннура Сабитова (Юрмы), Роза Тагирова (Шыкча), Тәнзилә Тимканова (Хуҗайлан), Гөлбану Уразова (Урта Тарман), Атия Хәлилова (Карбан). Быел жюри Казанга бару өчен 2 җиңүчене сайлап алды – Т.Тимканова һәм Г.Уразова. Конкурсның абсолют җиңүчесе Тәнзилә Мөхәммәт кызының төп темасы дәресләрдә һәм класстан тыш эштә уен технологияләрен куллануга багышланды. Гөлбану Синхат кызы 3 нче сыйныфта «Татар телендә синонимнар һәм антонимнар» темасына видеодәрес күрсәтте.

Жюри рәисе буларак, түгәрәк өстәл артында чыгыш ясаганда Төмән өлкәсендә талантлы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән эзлекле системалы эш алып барылганлыгын билгеләп үттем. Моңа һәр яктан да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы (Г.Мусина), өлкә мәгариф һәм фән департаменты белән (О.Гроо) тыгыз элемтә һәм хезмәттәшлек ярдәм итә. Бу эшне ТОГИРРО институты (О.Ройтблат, Н.Милованова) оештыра. Өлкә себер татарлары һәм татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән өлкәсе татар Конгрессы да үз өлешләрен кертәләр. Бездә актив укытучыларның алдынгы төркеме формалашты. Алар – Халидә Кирамова (Кырынкүл), Наилә Айнетдинова (Урта Тарман), Азалия Габрәхимова (Муллаш), Зифа Галеева (Урта Тарман), Асия Зимагулова (Казанлы), Венера Ибукова (Тугыз), Галия Илчебакиева (Карагай), Рузилә Исмәгыйлова (Индрәй), Зөлфия Калгаманова (Яңа Атьял), Гүзәл Көлмәмәтова (Санниково), Лилия Латыйпова (Күкрәнде), Гүзәлия Муллачанова (Шыкча), Миләүшә Ниатбакиева (Кырынкүл), Банисә Ниязова (Тубыл), Тәнзилә Тимканова (Хуҗайлан), Гөлшат Турышева (Вәчир), Лена Янабаева (Кырынкүл), Рамилә Яруллина (Чугунаево), Лилия Яхина (Акъяр) һәм башкалар.

Мәгълүмати технологияләр чорында алар инновацион методикаларны, мультимедиа чараларын үзләштерәләр, тырышып эшлиләр һәм конкурсларда җиңәләр, киләчәк буыныбызны укыталар һәм тәрбиялиләр. Бу педагоглар барлык өлкә чараларында - «Мәдәниятлар диалогы», «Сөләйманов укулары», Төмән дәүләт университетындагы студентлар фәнни конференцияләре, «Татарча диктант», «Зур этнографик диктант»та актив катнашалар. Педагогик квалификацияләрен арттыралар, курсларга баралар, район һәм өлкә матбугатына язылалар һәм укыйлар, укучылары һәм үзләре язмаларын бастыралар.

«Яңарыш» газетасына язылуны оештырырга булышалар. Шунысы игътибарга лаек, иң яхшылары Казанга «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсына баралар. Узган ел җиңүчеләр Муллаш авылыннан Азалия Габдрәхимова һәм Юрмы авылыннан Динара Нуруллина Казанда Төмән өлкәсен тәкъдим иттеләр һәм лаеклы призлы урыннар яуладылар.

2019 елның ноябрендә конкурска әзерлек алдыннан читтән торып үткән турда 6шар критерий буенча портфолиолар тикшерелде. Шунысы куандырды: укытучылар интернет аша видеодәресләр дә язып җибәргәннәр. Ә Икенче Вагай урта мәктәбе укытучысы Нелли Алабердиева, мәсәлән, хәтта Ютуб каналында да татар теле видеодәресен тәкъдим итте. Аннары «Минем методик табышларым» дигән эсселәр бик эчтәлекле иде, аларның бер өлеше «Яңарыш» газетасында басылып чыгачак.

Конференция алдыннан җыентык та әзер иде инде. Анда 22 доклад урын алды.

«Мәдәниятләр диалогы» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның барысына да йомгаклау утырышында катнашканлыкка сертификатлар, грамоталар тапшырылды. Җиңүче, призлы урыннарны яулаучыларга акчалата премияләр дә биреләчәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836